Сез – изге хезмәттә
Мөслимдә Укытучылар көне зур бәйрәм белән билгеләп үтелде
Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина мөгаллимнәргә рәхмәт әйтеп, Мактау грамоталары тапшырды. Баек мәктәбенең 50 еллык стажлы укытучысы Наилә Галиева хезмәт юлы турында сөйләде.
Тантанага мәгариф ветераннары, мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре җыелды. Укытучылар һәм укучылар әзерләгән театральләштерелгән тамаша мөгаллим һәм шәкерт арасындагы тыгыз бәйләнешне, бер-берсенә булган ышанычны чагылдырды.
Район башлыгының котлавы һәм бүләкләре
Альберт Хуҗин мөгаллимнәрне шәхси тормышындагы истәлекле вакыйга белән бәйләп котлады:
«Укытучылар көне – тормышымның яңа бер өлешенә юллама биргән көн. Биш ел элек мин Укытучылар көнендә район башлыгы итеп сайландым. Биш ел дәвамында сезнең белән кулга-кул тотынып эшлибез, җиңүләр яулыйбыз».
Ул укытучыларга авыр һәм җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде. Бертөркем педагоглар район Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Лилия Хәбибуллина хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, аларның балалар характерын формалаштырудагы ролен ассызыклады:
«Сез балаларга белем генә биреп калмыйсыз, сез – аларның характерын формалаштыручы, авыр мизгелләрдә таяныч булырдай, туры юл күрсәтүче изге кешеләр... Күңелемдә һәркайсыгызның аерым урыны бар, мин сезне бик яратам!» Ул шулай ук төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган һәм балаларның ялын оештырган хезмәткәрләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүләкләрен тапшырды.
Баек мәктәбендә ярты гасыр дәвамында математика укыткан Наилә Галиева бәйрәмнең кадерле кунагы булды:
«Мин 50 ел гомеремне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладым... 55 ел элек сайлаган һөнәремә тугры калып, балаларга белем бирүемне бүген дә дәвам итәм. 30дан артык укучым минем юлымнан китте». Ул алты тапкыр чыгарылыш сыйныфларны олы тормыш юлына озаткан. Укытучы үзенең беренче укучылары белән дә, соңгы чыгарылыш белән дә бүген дә элемтәдә торуын, һөнәренә тугрылыгы белән горурлануын әйтте. «Укытучы – изге һөнәр, мәктәп – изге йорт. Изге йортларның ишекләре һәрвакыт ачык булсын, аларда балаларның бәхетле һәм шат авазлары тынмасын!»
Чара танылган артистлар Эльмира һәм Рафил Җәләлиевләр концерты белән тәмамланды.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Нет комментариев