Бәйрәм белән, авыл хезмәтчәннәре!
11 октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләвен җиткерде.
Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агропромышленность комплексы һәм эшкәртү сәнәгате эшчеләре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары! Сез – илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүчеләр. Сез – авылны яшәтүчеләр! Агротехник чараларны, заманча технологияләрне уңышлы куллану нәтиҗәсендә районыбыз игенчеләре уңышларга ирешә. Кошчылык тармагында эшләүчеләр дә сынатмый, яхшы күрсәткечләр бирә. Ил табынын баету хакына башкарган намуслы хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулы, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!”
Нет комментариев