Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңү язы

Казанның Җиңү паркында «Солдатлар» җырына клип төшерделәр

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов MAX каналында хәбәр итте

Казанның Җиңү паркында «Әтиләребез җырлары» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Солдатлар» җырына клип төшерделәр. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов MAX каналында хәбәр итте.

«Клипны төшерүдә Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Николаевич Комлев катнашты», – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, солдатларның кылган батырлыгы халык хәтерендә мәңгегә сакланачак, ә хәзерге буынның бурычы – бу хәтерне югалтмыйча, аны саклап калу һәм киләсе буыннарга тапшыру.

Клипны төшерүдә Татарстан Әтиләр берлеге, республика ветераннар оешмалары вәкилләре, кадетлар, яшь армиячеләр һәм Җиңү волонтерлары катнашты. Видеоклипны әзерләү белән «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе шөгыльләнә.

«Әтиләребез җырлары» акциясе 18 апрельдә башланды һәм 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Быел Татарстан үз алдына проектның федераль йөзе булырга дигән зур максат куйды, һәм «Солдатлар» җырын рус һәм татар телләрендә хор белән башкару төбәк программасының үзәк вакыйгасына әверелде.

Видео: https://max.ru/rustamminnikhanov

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев