Россиядә 10-11 сыйныфлар өчен ясалма интеллект буенча дәреслек әзерлиләр
Бу хакта «Иннополисның цифрлы көннәре» пленар сессиясендә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде
«Бездә 5-9 сыйныфлар өчен дәреслек бар, хәзер 10-11 сыйныфлар өчен әзерлибез. Моннан тыш, без укытучыларга ясалма интеллектны куллану буенча методик тәкъдимнәр әзерләдек», - диде ул.
Хәзер бөтен ил укытучылары тарафыннан ясалма интеллект куллануга өйрәтү бара, дип өстәде Кравцов.
Нет комментариев