Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Игелек

Заман белән бергә атлый

Илгиз Исламов район хастаханәсенә 9,5 млн сумлык җиһазлар алып биргән.

“Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовның ярдәмчеллеге һәркемгә мәгълүм. Авыр тормыш хәлендә калучыларга да, катлаулы операцияләргә баручыларга да ярдәм кулы суза ул. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, хәрби операциягә китүче егетләрнең һәркайсына матди ярдәм күрсәтте. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны хәзер дә даими төстә кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора. Моннан тыш мәгариф оешмаларына һәм хастаханәгә заманча җиһазлар алуда да ярдәм итә. Шул рәвешле район үсешенә инвестиция кертә игелекле райондашыбыз.

Узган ел Илгиз Исламовның район хастаханәсенә эксперт класслы УЗИ аппараты алып бирүе турында язган идек. Аңа кадәр дә ул кислород концентраторлары, хирургия инструментлары, ФГДС үткәрү өчен эндоскопик аппарат һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин иткән иде. Быел менә тагын кыйммәтле җиһазлар алуда ярдәм иткән. Районның баш табибы Дамир Сөләйманов яңа медицина җиһазларын район башлыгы Альберт Хуҗинга һәм И.Исламовка гамәлдә күрсәтте.

Эшмәкәр ярдәме белән лабораториягә канны тикшерү өчен биохимик һәм гематологик анализаторлар алынган. Алар канга гомуми һәм биохимик анализ ясау мөмкинлеген бирә. Кан салганда кулланылучы плазманы суыту җайланмасы һәм тромбомиксер алынган.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 июнь санында укыгыз.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев