Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Игелек

Үзәк хастаханәдә эшчәнлеге белән җитәкчеләр танышты (фоторепортаж)

Мөслим үзәк хастаханәсенә бик күп ярдәм күрсәткән райондашыбыз Илгиз Исламов бүген аның эшчәнлеге белән танышырга килде.

Район башлыгы Альберт Хуҗин, “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов белән берлектә район поликлиникасы һәм үзәк хастаханәнең эшчәнлеге белән танышты. Илгиз Зәкиҗан улының хастаханәгә эшләгән изгелекләрен, хәйрия эшен санап кына бетерерлек түгел.
15 ноябрьдә Илгиз Исламов хастаханәгә бүләк иткән эксперт класслы өр яңа УЗИ аппараты урнаштырылган. “Диагностика һәм медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты да әлеге аппарат ярдәмендә, һичшиксез, артты, – ди баш табиб Дамир Сөләйманов. – Илгиз Исламов район хастаханәсенә даими ярдәм күрсәтә һәм бу аның беренче генә бүләге түгел.
Илгиз Исламов шулай ук лаборатория һәм андагы җиһазлар, флюорография, рентген, колоноскопия кабинетлары, КТ үтү аппараты, терапия һәм хирургия бүлекләре эшчәнлеге белән дә танышты. 
– Алга таба да кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә язсын. Җирлектә махсус җиһазлар һәм аппаратлар аша каралып, авыруларны вакытында ачыклап, дәвалану алу мөмкинлеге булганда, шәһәргә дә барып торасы юк. Иң мөһиме – сәламәтлек. Сәламәтлек булганда, барысына да ирешергә була! – диде Илгиз Исламов.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев