Волонтер мастер-класс үткәргән
Игелек

Волонтер мастер-класс үткәргән

Мөслим гимназиясе укучыларына озак янучы шырпы ясарга өйрәткәннәр.

Салауз Мухан авылы  волонтеры Илмира Әюпова Мөслим гимназиясенең 8а сыйныф укучылары өчен агач таякчыклардан, салфеткадан һәм парафиннан н  озак янучы шырпы ясау буенча мастер-класс үткәрде. Мондый шырпылар көчле җил булганда да сүнми, 10 минутка кадәр яна ала.
Балалар ясаган шырпылар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга тапшырылачак, - дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән.

Фото  - Мөслим гимназиясеннән

 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев