Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Игелек

Остаханәдә эш кайный

Алмаз Солтанов белән Ринат Җәлилов бер елга якын игелекле эш белән шөгыльләнә

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими төстә ярдәм күрсәтелә. Кемдер продукция, кием-салым белән, кемдер акчалата ярдәм итә. Райондашларыбыз да бу зур миссиядән читтә калмады. Бу атнада район башлыгы Альберт Хуҗин МХОгә ярдәм әзерләнүче мастерскойда булып, эш барышы белән танышып кайтты.

Алмаз Солтанов белән Ринат Җәлилов бер елга якын игелекле эш белән шөгыльләнә. Райондашларыбызның икесе дә - җирлектә актив эшләп килүче хәрби берләшмәләр ветераннары. Алар инвалид коляскаларына, носилкаларга һәм култык таякларына “икенче сулыш” өреп, яралы сугышчыларга бик кирәк булган ярдәм күрсәтә.

Якташларыбыз инде ташларга, файдасы бер дә калмаган дигән коляскаларны тулысынча торгызып, рәтләп, өр-яңа кыяфәткә китереп, аларны хәрбиләр өчен госпитальләргә тапшыралар һәм гуманитар ярдәм белән илтәләр. Коляскалар белән бергә носилкалар, култык таякларына да “ремонт” үткәрелә.

Бер ел эчендә алтын куллы райондашларыбыз 70тән артык колясканы ремонтлаган, шуларның 45е инде сугышчыларга – кирәкле адресатларга барып җиткән. Коляскалар махсус гаражда төзекләндерелә һәм егетләргә озатканчы, шунда саклана.

Алынган яралардан һәм өшүдән аяксыз һәм кул бармакларсыз калган ир-егетләр өчен Алмаз абый белән Ринат абый башкарган эшнең ярдәме әйтеп бетергесез зур. Авырту-сызлануларын басар өчен МХО зонасында булган күп кенә хәрбиләргә дарулар да кирәк. Аларны да, башка кирәк-яракларын туплап, беренче тапкыр гына җибәрми егетләр. Коляскаларны юллап табуда, кулланышта булганнарын юнәтергә ярдәм иткән изге йөрәкле кешеләргә райондашларыбыз рәхмәт белдерә.

Лилия Шәймиева репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев