Мөслимлеләр тарафыннан әзерләнгән чираттагы гуманитар ярдәм йөге юлга кузгалды
Бу юлы ярдәм йөген Рүзәл Минһаҗев җитәкли
Мөслимлеләр тарафыннан әзерләнгән чираттагы гуманитар ярдәм йөге юлга кузгалды. Берничә җиңел машина һәм ике дистә тоннадан артык йөк төягән машина егетләр янына юл тотты.
Бу юлы ярдәм йөген Рүзәл Минһаҗев җитәкли. З1 нче тапкыр озатылучы ярдәм йөгендә мотоцикллар, машиналар, карават-матраслар, төзелеш материаллары һәм башка бик күп кирәк-ярак тупланган.
Ярдәм йөген төяргә бүген Метрәй авылына бик күп райондашларыбыз җыелды. Мөслимлеләр, бергә тупланып, тиз арада йөкне төяде. Ярдәм илтүче егетләр, дистәгә якын юнәлештә булып, егетләр сораган кирәк-яракларны һәм күчтәнәчләрне тапшырачаклар.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев