Барысы да җиңү хакына
Мөслимдә яшәүче Ринат Җәлилов һәм Алмаз Солтанов яраланган хәрбиләр өчен коляскалар ремонтлый
Махсус хәрби операция башланганнан бирле, шау-шу куптармыйча, яудагы егетләргә ни кирәген белешеп, тып-тын гына ярдәм итүче кешеләр күп.
Яудагыларга гына түгел, госпитальләрдә яралардан сызланып ятучы егетләргә дә ярдәм кирәк бүген. Аяк-кулсыз калганнары аз түгел. Андагы хәлләрне үз күзләре белән күргән кешеләрнең берсе дә читтән күзәтеп, битараф йөри алмыйдыр. Районда актив эшләп килүче хәрби берләшмәләр ветераннары МХОдә катнашучы егетләргә ярдәм итүне үзләренең изге бурычы дип саный. Мондый ярдәмне Мөслим районының Германиядәге совет гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннары быел берничә тапкыр оештырды. Егетләрнең соравы буенча, алар кадак-пычкы, электродлар, эретеп ябыштыру агрегаты, машина фильтрлары, җылы оекбашлар, перчаткалар җыеп, сигез дистәдән артык окоп шәме ясап, сохари киптереп җибәрделәр. Тартмаларга Мөслим урта мәктәбе укучылары язган ихлас хатлар да салынды.
Егетләргә ярдәм итү уе белән янып йөргәннәр өчен тормыштагы нәни генә очрак та зур эшләргә илһам бирергә сәләтле. Локаль сугыш ветераннарының Мөслим бүлеге җитәкче Айдар Габидуллин яраксыз хәлгә килгән дистәгә якын инвалид коляскасына очраклы рәвештә тап була. Аларны ремонтлау идеясе белән Ринат Җәлиловка мөрәҗәгать итә. “Җыя алсагыз, барысын да бирәм, алып китегез, егетләр өчен бернәрсә дә кызганыч түгел”, – ди металл базасы җитәкчесе Раушан Вәлиев.
Сүтеп җыю – вак эш. Вакыт, сабырлык һәм матди чыгымнар да сорый. Ринат Җәлилов бу эшкә бик теләп алына. Аңа Әфган сугышы ветераны Алмаз Солтанов та кушыла. “Тугыздан дүртне булса да җыярбыз, берничә кешегә ярдәм итә алсак та әйбәт бит”, – дип башланган шөгыль бик вакытлы һәм кирәкле зур эшкә әверелә. Егетләрнең коляскалар төзәтүен ишетеп, Әмәкәй авылыннан Мияссәр Шәрипов Германиядәге совет гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннарның Мөслим төркеме җитәкчесе Рамил Бәдретдиновка үзендә булган дүрт инвалид коляскасын биреп җибәрә. Алмас Латыйпов Нарат Асты авылында яшәүче Айдар Фәхрануровтан – өч, Хәмзә Сафин үзендә булган бер колясканы алып килә.
Барлык детальләрен сүтеп, юып, майлап-буяп, кирәк булганнарын алыштырып куйганнан соң өр-яңага әверелгән инвалид коляскалары шулай җыела башлый. Җитмәгән детальләрне, утыргычлар, буяу, тәгәрмәчләрне сатып алырга да туры килә егетләргә.
“МТС “Кама” ҖЧҖ җитәкчесе Рөстәм Хәкимов, Марат Шәяхмәтов, Нияз Солтанов акчалата ярдәм күрсәтә, техника белән ярдәм итә. Беренче коляска МХОдән аягын имгәтеп кайткан Сарман егетенә җибәрелә. Яр Чаллы шәһәренең гуманитар йөк ташучы волонтерларына барысы 9 коляска, 2 туалет урындыгы, 3 пар култык таягы, гигиена кирәк-яраклары илтәләр. Югары Табыннан Әфган сугышы ветераны Зиннур Галиев өлкәннәр өчен 11 тартма памперс биреп җибәрә. Мөслим авыл җирлеге башлыгы Марат Бәйрханов мөслимлеләр әзерләгән гуманитар йөк белән 5 инвалид коляскасын МХО зонасындагы госпитальгә илтеп тапшыра.
– Безнең нинди эш белән шөгыльләнгәнне белеп алган күрше рай- он волонтерлары коляскаларны Мөслимнән килеп алдылар. Сарман районы "Сугышчан туганлык" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рамил Юнысов белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Ул МХО зонасына, госпитальләргә кирәкле әйберләрне үзе илтә. Аңа 9 коляска, туалет креслосы, 5 култык таягы, тростиклар биреп җибәрдек. Актанышлылар 3 коляска килеп алды. 3 колясканы, пычкы өчен 20 чылбырны Азнакай районы Мәлбагыш авылы волонтерларына тапшырдык, – ди Ринат Җәлилов.
Кулланышка яраксыз хәлгә килгән коляскалар эзләп, Татарстан районнарын гына түгел, күрше-тирә республикаларны әйләнеп чыгарга туры килә егетләргә.
– Машиналарыбызга төяп, Минзәлә, Тукай, Чирмешән районнарыннан, Җәлил эшчеләр бистәсеннән, Октябрьск шәһәреннән яраксыз хәлгә килгән коляскалар, култык таяклары, носилкалар, бәдрәф урындыклары, “ходуля”лар алып кайттык. Безгә теләктәшлек күрсәтеп, төяп җибәрергә ярдәм иткән изге күңелле кешеләрнең күп булуы сөендерә. Наил Мостафинга, Азалия Зариповага, Наталья Елховага, Гөлнар Шакиряновага, Илфак Мөхәммәтовка, Гүзәлия Кашаповага ярдәмнәре өчен рәхмәтләребез чиксез, – ди Алмаз Солтанов.
Якын-тирә госпитальләр белән бәйләнешкә кереп, Ижевск, Казан хәрби госпитальләренә бишәр коляска илтәләр. Ижевск госпиталендә Әгерҗе районыннан, Казаннан татар егетләре белән очрашып, алар белән озак кына сөйләшеп утырулар күңелләренә бик нык тәэсир итә. Үзләренең кирәкле эш белән шөгыльләнүләренә тагын бер кат инанып кайталар алар. Игелекле райондашларыбызның хезмәтләре “Дон” 28 ОМедБ командованиесе, ПП 29660 һәм 73615 хәрби часть командирлары, 426нчы һәм 354нче хәрби госпиталь җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары исеменнән килгән Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән.
Җәй айларында сүтү-җыю эшләре Ринат Җәлиловның ишегалдында, караңгы төшкәнчегә кадәр ачык һавада башкарылса, бүген алар төп эшләреннән бушаган вакытларын Алмаз Солтановның җылытыла торган остаханәсендә үткәрәләр. Кыш буена җитәрлек эш фронты булдырылган монда.
– Бу коляскаларда озак утырырга язмасын, әмма кирәк булганнарга файдасы тисен. Егетләрнең исән-сау туган якларына, гаиләләренә җиңү белән кайтуларын телибез, – диләр алар.
Римма Афзалова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев