Сәнгать мәктәбендә белем алучылар музейда кунакта булдылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәнгать мәктәбендә белем алучылар музейда кунакта булдылар

Туган як музеенда оештырылган «Минем Рамазан» рәсемнәр күргәзмәсе белән танышырга сәнгать мәктәбе укучылары килде.

Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә белем алучы балалар туган як музеенда кунак булдылар. Алар "Минем Рамазан" күргәзмәсе рәсемнәре белән таныштылар, Ислам дине, Коръән китабының кыскача тарихы, Ислам динендә киң таралган арабеска орнаментлары, Шамаил турында мәгълүматлар алдылар, – дип хәбәр итәләр туган як музееннан.

Фото – туган як музееннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев