Сәнгать мәктәбе укучылары экскурсияләрдә
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәнгать мәктәбе укучылары экскурсияләрдә

Рәсем сәнгате бүлеге укучылары туган як музеенда һәм «Мизгел» яшьләр үзәгендә экскурсиядә булдылар.

Сәнгать мәктәбенең  рәсем сәнгате бүлеге укытучылары укучылары белән бергә туган як музеенда экскурсиядә булдылар. Раушания Бахманованың "Күңел дөньям" дип аталган күргәзмәсе белән таныштылар. Музей хезмәткәрләре рәссамның биографиясен сөйләделәр, укучылар күннән ясалган эшләренең күчермәләрен ясарга тырыштылар.

Музейдан соң укучылар өчен "Мизгел" яшьләр үзәгенә юнәлделәр. Биредә үзәкнең эшчәнлеге белән таныштылар, кабинетларны күрделәр һәм «День «Да», исемле кино карадылар.

Фотолар - сәнгать мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев