Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда Европа, Көнчыгыш цивилизацияләренең язмачылык тарихын чагылдырган күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә Рим папасы Пий Vнең Явыз Иванга язган хаты, Петр Iнең Федор Апраксинга граф дәрәҗәсе бирүне раслаучы грамота һәм башка тарихи ядкәрләр бар.

Татарстанның Милли китапханәсендә Европа һәм Көнчыгыш цивилизацияләренең язмачылык тарихын чагылдырган күргәзмә ачылды.

Күргәзмә XV-XIX гасырларда Көнбатыш Европа илләрендә һәм Россия империясендә әйләнештә булган оригинал документлар, хатлар белән танышу мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, Рим папасы Пий Vнең Явыз Иванга язган хаты аерым игътибарга лаек. Икенче документта Петр Iнең Федр Апраксинга граф дәрәҗәсе бирүе раслана. Шулай ук Вәли Апанаев белән Нәгыймә Үтәмешева никахы өзелүе турында да документ урын алган.

"Безгә Европа цивилизациясенең төрле телләренең барлыкка килүе, формалашу һәм үзара бәйләнеше тарихы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирелде", - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов күргәзмә ачылышында.

Язма ядкәрләр төрле институт, китапханә фондларыннан китерелгән.Күргәзмә 15 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Санкт-Петербургтан китерелгән экспонатларны заманында төрле илләргә сәяхәт иткәндә галим Николай Лихачев (1862-1936) җыйган булган. Ул тумышы белән Чистайдан, Казанда белем алган, галим буларак Санкт-Петербургта формалашкан. Шулай итеп, Николай Лихачев коллекциясенең бер өлеше вакытлыча галимнең туган төбәгенә кайтты.

Салават Камалетдинов фоторепортажы

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-evropa-koncygys-civilizaciyalarenen-yazmacylyk-tarixyn-cagyldyrgan-kurgazma-acyldy-5877797

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев