Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан шәһәрендә «Кирилл - Мефодий укулары» үтте

Михайловка, Әмәкәй, гимназия укучылары Казан шәһәрендә уздырылган «Кирилл - Мефодий укулары»нда катнаштылар.

Казан шәһәренең  93 номерлы гимназия базасында Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXI республика «Кирилл - Мефодий укулары» узды. Чарада 15тән артык иҗат коллективы катнашты.
Район мәктәпләре укучылары читтән торып сайлап алу этабын уңышлы үттеләр һәм республика  укуларының йомгаклау этабында катнаштылар. Михайловка урта мәктәбеннән Зәринә Садыйкова, София Вахтинская, Гөлназ Кәримова, Әмир Хәсәншин, Зилә Вәлиева (җитәкчеләре Ольга Макарова, Гүзәл Игнатьева),  гимназиядән София Фазлыева (җитәкчесе Алсу Гомәрова, Алена Фазлыева),  Әмәкәй мәктәбеннән  Лилияна Мөбәрәкова (җитәкчесе Резеда Фәррахова),  Баек мәктәбеннән Мәликә Сруретдинова (җитәкчесе – Гүзәлия Ардуганова), Түбән Табын мәктәбеннән Аяз Садриев (җитәкчесе Фәридә Фәйзырова) үзләренең фәнни - тикшеренү һәм иҗади эшләрен  «Әдәби иҗат», «Рус әдәбияты» "Туган якны өйрәнү һәм этнология», «Пушкин ул  – без» секцияләрендә якладылар.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү һәм чараны ябу тантанасы А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узды, дип хәбәр итә  "ТР Рус милли - мәдәни берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Галина Светлякова.

Галина Светлякова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев