Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында чын күңелдән очрашу оештырылды

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында чын күңелдән очрашу оештырылды.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында чын күңелдән очрашу оештырылды.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бик кызыклы һәм күңелле «Мин сезгә килдем! " дигән исем астында Индира  Фатыйхова белән  очрашу узды.
Очрашу  мәдәният йорты хезмәткәре Ләйсән Хаҗиеваның  чыгышы белән башланды. Ул  тамашачыларның яраткан җырларын башкарды. Яр Чаллы шәһәреннән килгән волонтер Индира Имамовна өлкәннәр белән сәламәт яшәү рәвеше, кеше язмышындагы һәм тормышындагы әһәмиятеле вакыйгалар  турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук  катнашучыларны юмористик хикәяләр сөйләп көлдерде, өлкәннәр белән конкурслар һәм төрле күңел ачу бәйгеләре үткәрде. Чарада катнашучыларның барысына да волонтерлар һәм үзешчән артистлар әзерләгән концерт номерлары ошады. Яхшы кәеф, күңелле шаяртулар, дәртле җырлар, матур сәхнә костюмнары һәркемнең күңелен күтәрде.
Чара ахырында Индира Имамовна үзенең волонтерлар командасы исеменнән, өлкәннәрне сөендереп, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Оешма хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар кунакларга зур рәхмәтләрен белдерделәр һәм  Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Чара   олы яшьтәге кешеләрнең эмоциональ халәтен күтәрүгә, аларның сәламәтлегенә һәм бер-берсе белән мөнәсәбәтләренә  уңай йогынты ясады.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев