Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Истәлекле дата уңаеннан мәгълүмат җиткерделәр

Район үзәк китапханә хезмәткәрләре Кырымның Россиягә кушылуы тарихы белән район халкын таныштырдылар.

 10 ел элек, 2014 елның 18 мартында тарихи вакыйга булды. Кырымны Россия Федерациясенә кабул итү һәм Россиядә яңа субъектлар – Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре оештыру турында килешүгә кул куелды. 
Истәлекле датага бәйле рәвештә  район үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Кырым һәм Россия бергә - мәңгегә» дигән тематик әңгәмә оештырылды. Китапханәчеләр Кырым язы вакыйгалары турында сөйләделәр.  «Кырым» атамасы килеп чыгышы, ярымутрау тарихы, аның бай табигате һәм иң танылган истәлекле урыннары, Севастополь шәһәре, Россиянең Кара диңгез флоты турында мәгълүмат бирделәр.

Фото - район үзәк китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев