Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хатын-кызлар колагына

Яшелчәләр яңа гына җыеп алган кебек сакланасын өчен, аларны салкынча караңгы урында тотарга кирәк;

 

Кыяр белән помидорны алдан турап, тоз сибеп куйсаң, алар тәмсезләнә, исләре бетә һәм тиз йомшара. Шуңа күрә аларны табынга чыгарганда гына турап, тоз сибәргә кирәк.
Бәрәңге тиз пешсен өчен суга бераз ак май салалар.

Кабыклы бәрәңге пешеп чыгуга аны салкын суга салсаң, кабыгы җиңел әрчеләчәк.
Кишер тизрәк пешсен һәм төсен сакласын өчен, аның суына бер чеметем сода салалар.
Өстенә пычкы чүбе капласаң, алма яхшырак саклана.

Үсемлек маен бер әйбер кыздырганнан соң кабат куллану өчен, аңарда 0,5 см калынлыкта киселгән имбир кыздырып алыгыз. Ул башка тәмне һәм исләрне үзенә йотачак.

Зәйтүн маен кыздырмагыз, чөнки аның барлык файдалы үзлекләре табада юкка чыгачак.

Ашарга яраклы булсалар да, шәһәр паркларында, скверларда, шулай ук автомобиль, тимер юл буйларында үскән гөмбәләрне җыярга кирәкми. Алар агулы матдәләрне үзләренә тиз “йоталар”.

Пешкәч изелеп боткага әверелмәсен өчен, пылауга кишерне озынча саламлап турарга кирәк. Моның өчен 5-6 см озынлыктагы кисәкләргә кисәргә һәм 0,5 см калынлыкта тасмалар ясарга кирәк. Аннан берничә тасманы алып, җиңел генә саламлап турый аласыз.

Лавр яфрагын аш пешеп чыгарга – 5 минут кала, ә икенче ашлар пешәргә 10 минут кала салалар. Юкса ризыкта ачы тәм барлыкка килергә мөмкин.

Бәрәңге пешә торган кәстрүлгә суны күп салмагыз – ул бәрәңгене 1 см гына капласын.
Искерә, картая башлаган бәрәңгене әзерләгәндә суына бераз шикәр өстәсәгез, ул тәмләнер.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев