Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Үтүк сайлаучыларга берничә киңәш

Мөмкинлекләре һәм дизайны буенча үтүкләр шактый күптөрле

Кер үтүкләү – ялыктыргыч шөгыль. Эшне тизләтү өчен сыйфатлы үтүк кирәк. Әлеге көнкүреш приборының ассортименты шулкадәр киң, шуңа үтүк сайлау шактый четерекле мәсьәләгә әйләнергә мөмкин.

Классик үтүкләр бүген кибетләрдә юк диярлек. Алар киемне коры килеш үтүкләү өчен иң кулае санала. Башка төр үтүкләрдән аермасы: мөмкинлекләрнең минималь җыелмасы, пар бирү функциясе юк, әмма температураны көйләү мөмкинлеге бар. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел.

Пар белән эшләүче үтүкләр кайнар “табан” исәбенә генә түгел, ә су җылынганда барлыкка килүче пар ярдәмендә дә киемне тигезли. Мондый үтүкнең башка бик күп файдалы мөмкинлекләре дә бар.

Юлчылар өчен үтүкләр компактлы, ягъни кечкенә һәм җиңел булуы белән аерылып тора. Шуңа аларны үзең белән сәфәргә алырга уңайлы. Кечкенә “табан”нан тыш, аларның тоткасы җыелмалы һәм җылыну куәте түбәнрәк.

Көнкүреш пар генераторы “табан” басымы хисабына түгел, ә кайнар пар көче белән тукыманы тигезли. Пар ярдәмендә эшләү сәбәпле, мондый үтүкләр элгечтә эленеп торган киемнәрне дә үтүкләргә мөмкинлек бирә.

Парландыручы үтүкләр ерак сәфәргә чыкканда уңайлы. Бу үтүк киемне сафландыру өчен уңайлы. Нык бөгәрләнми торган, тыгыз булмаган тукымадан тегелгән киемнәрне үтүкләү өчен дә кулланырга була. 

Наилә Нәбиева фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев