Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Файдалы киңәшләр

Табигатьнең чиста энергиясе: чыкта яланаяк йөрүнең файдасы

Чык — төнлә һава суынганда, аннан аерылып җир өстенә һәм анда булган әйберләргә кунучы бик вак су тамчылары

Урта киңлекләрдә бер төндә 0,1–0,5 мм күләмендә чык төшерергә мөмкин. Һавадагы су парларының туену һәм конденсация дәрәҗәсенә җитеүнә ярдәм итә торган температура. Фактик температурада чагыштырма дымлылык 100 % булганда, чык ноктасы һәм фактик температура бер-берсенә туры (тәңгәл) килә.

Философлар чык тамчысында җир белән кояшның пакь энергиясе туплана, диләр.

Чык – туфрак, үлән, яфрак һәм башка әйберләр өстендә барлыкка килә торган су тамчылары.
Чык ничек барлыкка килә? Төнлә бераз салкынча була, җир суына. Һавадагы су парлары, салкын ташларга, үләннәргә тиеп, тамчыга әйләнә. Әнә шул су тамчылары чык дип йөртелә.
Чыкның Файдасы - Чык сүзе күп халыкларда, шул исәптән, татар халкында да чисталык төшенчәсе белән янәшә килә. Чык тамчыларын бөҗәкләр дә, кәлтәләр дә, кошлар да эчә, алар аның белән юына.
Элекке заманнарда җәй айларында әби-балаларыбыз таң аткач, йокыдан торып, ялантәпи чык ярып йөргәннәр. Шулай итеп табигатьтән көч алганнар.
Чык кайчан төшә? - Күп кешеләр чыкны иртән төшә дип уйлый. Чынлыкта ул төнлә төшә. Ә без аны кояш чыккач кына күрәбез. Шуңа күрә иртәнге чык дип атыйбыз да.

Иртәнге чыкның файдасы электән билгеле булган.

Бу файдалы эш белән май аеннан башлап, җәй үткәнче шөгыльләнергә, шул рәвешле организны ныгытырга мөмкин. Моны иртән тә, эңгер-меңгердә дә эшләргә була.

 

Чыкта яланаяк атлап йөрүне аз-азлап башлагыз, аякларыгызның өшүенә юл куймагыз. Бу алым төрле чир-сырхауны – гөмбәчекләр, сөялләрне, шешенүне бетерергә сәләтле.

 

Шулай ук яссытабанлылыкны кисәтү өчен иң яхшы профилактик алымнарның берсе санала. Йөреп килгәннән соң аягыгызны сөртеп корытмагыз, киптергәннән соң гына юыгыз. Шулай чыкның файдасы ныгырак булыр.

 

Җәй дәвамында даими рәвештә чыкта йөрсәгез (5-10 минуттан алып, 40 минуткача җиткерергә мөмкин), көзгелеккә организмыгыз ныгыр, грипп кебек чирләргә бирешеп бармассыз.

 

Чыкта яланаяк йөреп, тамак шеше, ангинадан котылып була, диләр халык медицинасы белгечләре.

 

Иртәнге чык бит тиресе өчен дә файдалы. Моның өчен чиста табигый тукыманы чыклы үләнгә салып, юешләгез һәм шуны битегезгә ябып, берничә минут тотыгыз.

 

Фото – ясалма фәһем. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев