Сак булыгыз! Аю очраса нишләргә?
Аюлар кеше яши торган урыннарда ешрак очрый башлаган
Үсемлек белән тукланучы хайванны кеше янына нәрсә тартып китерә?
- Җиләк-гөмбә сезоны. Аюлар тәмле ризык эзли: кура җиләге, җир җиләге, гөлҗимеш, миләш, камырлык – аларның яраткан җимешләре.
- Баллы ярату. Бал – соры аюның аеруча яраткан ризыгы. Йоны куе булу сәбәпле, алар корт чагуыннан да курыкмыйча, умарталыкларны туздыра.
- Үрчү чоры. Май-июнь айларында ана аю эзләп чыккан ата аюларның саклану инстинкты түбәнәя. Шул сәбәпле аның кеше белән очрашу мөмкинлеге зурая.
ТРның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты урманда йөрергә яратучыларны “урман хуҗасы” белән очрашканда саклану чараларын төгәл үтәргә чакыра.
- Ерткыч белән очрашканда:
- тыныч булырга тырышыгыз;
- күзләренә туры карамагыз (аю моны агрессия дип кабул итә);
- әкрен генә артка чигегез, аюга арка белән борылмагыз.
- Аю якын килә башласа:
- йөгермәгез;
- куркыту өчен, кискен тавышлар чыгарыгыз.
- Үзеңне саклау кагыйдәләре:
- палаткаларда, аучы йортларында, ял иткән урыннарда ризык калдырмагыз;
- туктау өчен ачык урыннар сайлагыз;
- аю балалары янына якын бармагыз – әниләре һәрчак якында гына.
Истә тотыгыз: аю яшәгән җирдә кеше һәрвакыт саклык чараларын төгәл үтәргә тиеш. Болар сезнең гомерегезне саклап калырга ярдәм итәр.
Фото – Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев