Реверсияне ничек танырга?
Карлыганның куркыныч авыруы: реверсия (яфраклар бөтәрләнүе) – билгеләре һәм көрәшү ысуллары
Реверсияне ничек танырга?
Авыруны түбәндәге билгеләрдән аерырга була:
-
Яфраклар деформацияләнә – ягъни формасы үзгәрә, гадәттәге карлыган яфрагына охшамас булып китә.
-
Яфраклар төсе куе яшел була, ләкин сәламәт карлыганныкы шикелле йомшак түгел.
-
Чәчәкләр дә үзгәрә – касә яфракчыгы, җимешлек һәм серкәче шәмәхә төстәге таҗга охшап кала.
-
Җимешләр я бөтенләй формалашмый, яки ямьсез, кыяфәтсез булып үсә.
Иң мөһим: чирле куактан сәламәт җимеш алу мөмкин түгел.
Беренче билгеләр күренүгә – шунда ук эш ит!
Авыруның беренче билгеләре күренү белән:
-
Чирле яшь ботакларны кисеп яндырыгыз. Бу – вирусны таратмау өчен иң мөһим адым.
-
Әгәр чир көчле таралган икән – бөтен куакны тулысынча төпләп, яндырыгыз, югыйсә күрше сәламәт куаклар да чирли башлаячак.
Реверсия ничек тарала?
Бу вируслы авыруны таратучылар – гөблә һәм бөре талпаны (үсемлек бөҗәкләре). Шуңа күрә:
-
Карлыганны утырткан беренче елларда һәрвакыт бу бөҗәкләрнең барлыгын тикшерегез.
-
Бөҗәкләр күренүгә, аларга каршы көрәш алып барыгыз (инсектицидлар яки халык ысуллары).
Фото: Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев