Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Райондашыбыз Гөлнур Салихова үзенең сәхифәсендә мунча себеркесе ясау серләре белән уртаклашкан

Ә сез себерке ясадыгызмы әле?

"Урманда үсә, мунчада пешә - нәрсә ул? Әлеге табышмакның җавабын чабынырга яратучыларның һәрберсе белә. Бер төрле җавап бирә алулары гына икеле. Чөнки берәүләр аны “пиннек” ди, икенчеләр “миннек”, ди. “Пинлек”, “минлек”, “миллек” диючеләр дә бар. Ә без пиннек дибез.
Без бүген пиннек бәйләдек, әлхәмдүлилләһи шөкер.
"Питрау үтте – җәй бетте” дигән гыйбарә яши халыкта. 12 июль җәйне кыл урталай бүлә. Питраудан соң көннәр көзгә авыша, кошлар сайраудан туктый.
“Питрауга кадәр үлән шифасы – яфракта, Питраудан соң тамырда” диләр. Шуңа күрә без дә гомер-гомергә Питрау тирәләрендә пиннек, ягъни мунча себеркесе әзерлибез, чөнки Питраудан соң җыйган себеркенең сихәте дә юк, яфраклары да тиз коела. Пиннекне берничә төрле үсемлекне кушып бәйләргә яратабыз. Иң уртага ак әрем куябыз. Эссе мунчада әрем исе шундук таралып китә, ул мунчаны да сафландыра. Әремнең тән тиресенә дә файдасы зур.
Шуннан соң әрем янына ике озын кычыткан куябыз. Мунчада, кайнар суда пешекләгәч, ул чакмый башлый. Кычыткан согы, чабынганда, тәнгә үтеп керә. Ул күзәнәкләрне чистарта, яңарта.
Кычытканнан соң, ике кечкенәрәк юкә ботагы куябыз. Ул менә чәчәк ата башлады инде. Юкәдә бал исе бар. Ул мунчада җебеп китә һәм балның хуш исе тарала.
Пиннеккә я иртән-иртүк, я көн сүрелгәч кенә барабыз, бүген көн сүрелгәч бардык. Әзер себеркеләрне дә кояш күрергә тиеш түгел. Аларны караңгы, җиләс урында киптерәбез.
Раббыбыз Аллаһ әзерләгән пиннекләребез белән куанып чабынырга, җаныбызга шифа, тәнебезгә сихәт алырга насыйп итсен".

Фото - Гөлнур Салихованың шәхси сәхифәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев