Яшь яфракларын сайлагыз: кузгалак турында мөһим киңәшләр
Иртә яздан көзгә кадәр үсүче кузгалак витаминнарга бик бай
Атеросклероздан, йөрәкнең ишемия авыруын, кан басымын дәвалауда бик файдалы, ашкайнатуны яхшырта. Ул иртә язда өлгерә. Бу чорда кузгалактан кыйммәтле бернәрсә дә юк. Чөнки ул - витаминнар чыганагы. Аны чи килеш тә, тешереп тә, тозлап та ашарга мөмкин. Матдәләр алмашу бозылганда аның белән артык мавыкмаска кирәк. Кузгалак кислотасы, тозлары кирәгеннән артык тупланып, бөердә таш барлыкка китерергә мөмкин. Һәр очракта да аның яшь яфракларына гына өстенлек бирергә киңәш ителә. Чөнки яшь яфракларда кузгалак кислотасы аз, алма һәм лимон кислоталары күбрәк була.
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев