Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кара һәм шикәрле...

Кофе – кофе агачы бөртекләрен кыздырып һәм ваклап ясалган эчемлек

Беренче булып аны XII гасырда гарәпләр кайната башлаган, диләр. Ул чакта каһвәгә сөт кушалар, корица яки имбирь өстиләр. Шул рәвешле кофе иң популяр эчемлеккә әверелә.

Кофе составына 70кә якын биологик актив компонент керә. Алар арасында кофеин, 30лап органик кислота, В төркеме витаминнары, шулай ук фолатлар, калий, марганец, магний һәм фосфор бар. Моннан тыш кофе – куәтле антиоксидант. Испан галимнәре үткәргән тикшеренү күрсәткәнчә, кофе бөртекләрендәге антиоксидантларның көче яшел чәй яки витаминнар экстрактына караганда 500 тапкыр көчлерәк.

Бүген кибетләрдә бөртекле, тарттырылган һәм эремә кофе сатыла. Соңгысы бөртекләрне порошок яки гранула итеп эшкәртү нәтиҗәсендә килеп чыга. Ул югары сыйфатлы түгел. Өй кофемашиналары өчен капсулалы кофе кулланыла.

Кофеның иң яхшы сорты – 100 процентлы арабика. Әмма кибетләрдә күбрәк робусталы катнашмалар тәкъдим ителә, шуңа этикетканы игътибар белән укырга кирәк.

Тарттырылган кофе сатып алганда, Бразилия, Колумбия, Һиндстанда ясалганына өстенлек бирү яхшырак. Италиядә һәм Германиядә дә яхшы сыйфатлы продуктлар тутырылырга мөмкин.

Кофе сатып алганда, тәменә карап, тарттыру һәм кыздыру дәрәҗәсенә игътибар итәргә кирәк. Турка өчен уртача тарттырылган каһвә яхшы, уртача кыздырылган кофеның тәме тәмле.

Бөртекле кофе алганда, клапанлы герметик пакеттагыга өстенлек бирү яхшырак. Эри торган кофе алганда, сублимацияләнгән продукт алу яхшырак: эчемлек тәмлерәк була.

Кофены аз күләмдә куллану организмга зыян китерми, ә күп куллану сөякләр торышына һәм кандагы кальций дәрәҗәсенә тәэсир итә. Начар сыйфатлы кофе куллану баш авырту, күңел болгану, тынычсызлану һәм йокысызлык китереп чыгара. Холестириныгыз югары булса, фильтрланган кофе сайлагыз.

Кофены ачык савытларда сакларга ярамый, ул исен һәм тәмен югалта. Кофе коры, караңгы урыннарда сакланырга тиеш. Эремә кофены пыяла савытларда сакларга кирәк.

Кофе сайлаганда, беренче чиратта аның бәясенә игътибар итегез. Сыйфатлы товар эшләү өчен кыйммәтле чимал тотыла. Шуңа күрә “100% сублимированный” дип язылган кофе арзан тора алмый.

Кофеның төргәген дә игътибарсыз калдырмагыз. Ныклап ябылмаган савытта кофеның тәме үзгәрә.

Кәгазьнең сыйфатына да игътибар итегез: язулар тигез, төгәл булырга, “ГОСТ” сүзе кулланылырга һәм штрих-

кодның беренче өч саны җитештерүче ил белән тәңгәл килергә тиеш.

Металл савыттагы кофе сайлыйсыз икән, анда күгәргән, тутыккан эзләр булырга тиеш түгел.

Кофе кара икән, димәк, аны ясауда кыздырылган кофе кулланылган. Сыйфатлы кофе кайнар суда – 2, салкын суда 3 минутта эрергә тиеш.

Кофе составында башка бер катнашма да булырга тиеш түгел.

Кофены уртача күләмдә кулланганда, бу өлкән кеше өчен зыянлы түгел, киресенчә – файдалы. Эчемлек яшь организмга да уңай тәэсир итә. Әмма, кофеин күләме күп булу сәбәпле, күп процессларны көчәйтә, шуңа балаларга аны эчәргә киңәш ителми, ди белгечләр.

Чәй белән чагыштырганда, кофе көчлерәк йогынты ясый. Кофега шикәр, сөт салып эчкән очракта, эчемлектән өстәмә энергия дә алырга мөмкин.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев