Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Юкә чәчәген җыю вакыты җитте: ничек дөрес итеп җыярга?

Юкә чәчәген көннең беренче яртысында җыярга кирәк

Үләннәр белән дәвалаучы Галина Егорова “Челнинские известия” газетасы хәбәрчесенә шул хакта аңлатып үткән. Иң яхшысы – җылы көнне. көндезге уникеләр тирәсендә, чөнки бу вакытта чәчәктә нектар бүленеп чыга. Иртән агач уяна, кояш нурларыннан, җылыдан көч җыя, чәчәкләре дә файдалыракка әйләнә. Ә инде көндезге дүрттән соң төнге ялга әзерләнә башлаганлыктан, чәчәкләренең дәвалау көче кими. Юкәнең канатка охшаш яфраклары белән чәчәкләре дару чималы булып санала. Ләкин аны әзерләү байтак вакыт таләп итә. Чәчәкләрне канат сыман яфраклары белән бергә кисеп алырга (кул белән өзеп алырга да мөмкин) кирәк. Юкә чәчәген чәйгә салып эчү яки салкын тидергәндә төнәтеп эчү өчен генә җыйганда, гаиләгә бер кило коры чимал җитә. Ничек киптерергә Җыеп алынган чәчәкләрне тактага, тукыма яки кәгазь өстенә юка гына итеп җәеп, караңгы җиләс урында 2-3 көн киптерергә кирәк. Бу вакыт эчендә, тигез кипсен өчен, саклык белән генә берничә тапкыр әйләндерергә. Болай эшләгәндә, чәчәгенең барлык сихәте сакланып калачак. Юкә чәчәген пыяла, тимер савытта яки кәгазь капчыкта саклыйсы. Төнәтмә ясауның ике ысулы Халык медицинасында юкә чәчәге сулыш органнары ялкынсынудан, пиелонефрит, цистит авыруларыннан, йөткерүдән, баш өянәге, грипп һәм ангинадан кулланыла. Төнәтмә ясау өчен бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы кипкән чәчәк салабыз да, капкач белән каплап, 40 минут тотабыз. Икенче ысулы: чәй пешерә торган чәйнеккә 2 чәй кашыгы кара яки яшел чәй, ярты чәй кашыгы кипкән юкә чәчәге салып, бер стакан кайнар су агызабыз. Капкач белән каплап, 10 минут төнәтәбез.

Чыганак:  Ватаным Татарстан

Гөлназ Җәлилова фотосы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев