Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Итекләрем ялтыр-йолтыр

Резин итекләрнең кайсы яхшырак һәм уңайлырак?

Көзге яңгырлы юеш вакытлар якынлаша. Бу чорда  күпләребез аякка ни кияргә белми җәфаланабыз. Кышкы аяк киемен кию өчен, беренчедән, иртәрәк, икенчедән, көн буе диярлек яуган яңгырларда аларның сыйфаты бетә. Шуңа да, аяк юешләнмәсен дип, резин аяк киеменә күчәбез. Ә бүген кибетләрдә аларның нинди генә төрләре һәм төсләре юк!

Совет чорында яз һәм көз айларында алыштыргысыз саналган бу аяк киемен каучуктан ясаганнар. Әмма алар вакыт узу белән кибәләр. Шул ук вакытта мондый материалдан ясалган итекләр ярыйсы гына авыр да, шуңа да аякларны тиз арыталар. Каучуктан ясалган итекләр салкында ярыла һәм аякка су үтәргә мөмкин. Шунысы бар: мондый итекләр юлга сипкән тоз катнашмалары, майлар һәм төрле химик матдәләрдән “курыкмый”. Шуңа да кайбер һөнәр ияләре өчен андый резин итекләр алыштыргысыз аяк киеме санала. 

Резин итек сатып алганда, аның нинди материалдан эшләнүенә игътибар итегез. Гадәттә, аны поливинилхлоридтан (ПВХ) ясыйлар. Ул 10 градуска кадәр суыкка түзә. Салкында кию өчен яраклы итеккә “ЭВА” тамгасы куялар. Ул этиленвинилацетат – ясалма каучуктан ясалган. Мондый итекләрнең җылы эчлеге дә була. ПВХ итекләр ныграк һәм күпкә җиңелрәк булалар. Температура үзгәрешләре дә зур зыян салмый. Мондый итекләр бербөтен, ягъни тоташкан урыны бер генә. Димәк, ярылып китү куркынычы да азрак була. 

Силикон итекләрне дә төрле матур төсләргә манып ясарга мөмкин. Алар аякка сыланып тора. Нечкә балтырлы кешеләр өчен аеруча уңайлы. Сыгылмалы, җайлы, җиңеллеге белән дә башка материалдан эшләнгән итекләрдән аерылалар. Әмма силикон тиз тырнала, тиз тишелә, кызу кояш астында төсләре саргаерга мөмкин.

Балаларга көне буена резина итектән йөрергә ярамый. Беренчедән, резина итекләр эчендә аяк суламый. Икенчедән, алар аяк формасын алмый, ягъни анатомик формада түгел. Шуңа да 

3 яшькә кадәр балаларга резина итек кимәскә киңәш ителә. Алар урынына су үткәрми торган мембраналы ботинка сайлау отышлырак булыр. Шулай да балаларга резина итек алырга уйласагыз, йөрергә уңайлы булсын өчен, сыгылмалы табанлы итек алыгыз. Резин итек алганда, аның аякка кысан булмаганын алырга тырышыгыз. Аяк киемендә җылы оекбаш белән киярлек бушлык калырга тиеш. Әгәр дә итек кысып тора икән, мондый резин итекны алмавыгыз хәерле. Беренчедән, салкынча һава торышы вакытында аягыгыз туңачак, икенчедән, мондый итекнең ярылып китүе дә бар.

Резин итекнең табанына да игътибар итәргә онытмагыз. Ул таймаса, үзегезгә йөрү өчен уңайлы булачак. Шулай ук табаны бөгелә торган булса, умыртка баганасына зыян килү куркынычы кимеячәк. 

Итекнең бар ягын, эчен-тышын яхшылап карап чыгыгыз. Сыдырылган, кабарып торган урыннары булмасын. Андый урыннары булса, итегегез бик тиз тишелеп чыгарга мөмкин. 

Резин итек үзенең формасын яхшы саклый, ягъни ул киеп йөри торгач киңәйми. Аякларыгыз гел җылыда йөрсен өчен, аны калын оекбаш белән киеп карап алыгыз. Кайбер резин итекләр йон, киез оеклы эчлекләр белән бергә сатыла. Аларны алып киптерергә дә мөмкин. 

Табиблар фикеренчә, резин итекне 3 сәгатьтән озаграк кияргә ярамый икән. Чөнки резин итектә аяк суламый һәм тирли. Эссе һәм юеш мохиттә гөмбәчекләр үрчү өчен уңай шартлар туа. Белгәнебезчә, гөмбә авырулары белән бергә дерматит китереп чыгару куркынычы арта. Шуңа күрә дә, өйгә кайткач, резин итекләрне яхшылап җилләтергә, җылы эчлеген алып киптерергә кирәк. 

Фото:Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев