Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йокысызлыктан интеккәндә

Йоклый алмыйча интеккән вакытта кулланырдай киңәшләр.

  • Тиз йоклап китәр өчен махсус шартларны үтәргә кирәк: бүлмәне Җилләтергә, душка керергә, йокларга көн дә бер үк вакытта ятарга һ.б.
  •  Кагор яки портвейнга (ярты литр) 50 грамм укроп орлыгы салып сүрән утта кайнаталар. Йоклар алдыннан 50-60 мл эчәләр.
  •  1 аш кашыгы аю баланы (толокнянка) тамырын 1 стакан кайнар суда пешереп, 15 минут сүрән утта кайнатканнан соң, 30 минут төнәтәләр һәм сөзәләр. Йоклар алдыннан 1 аш кашыгы эчәргә кирәк.
  •  Корсак белән ятып, кулларны юка мендәр астына тыгып (гипер­тония булганда), ә битне сул якка каратып йокларга кирәк. Шулай ятканда киеренкелекне бетерергә уңайлы, чөнки ул табигый халәт, балалар да гадәттә шулай йоклый. Сул ян белән йоклау да файдалы - ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта.
  •  Тиз йоклап китәр өчен махсус шартларны үтәргә кирәк: бүлмәне Җилләтергә, душка керергә, йокларга көн дә бер үк вакытта ятарга һ.б.
  •  Шундый ысул да ярдәм итә: мендәрне бөтнек, мәтрүшкә, абага, яран гөл, чикләвек, дәфнә яфраклары (лавр), нарат ылысы, роза аер­чалары белән тутырырга кирәк.
  •  Ылыслы ванна яки тырнак гөл, мәтрүшкә, бөтнек, мелиса (һәр үлән 50 шәр грамм) төнәтмәсе ваннасы кабул итәргә. 5-7 тапкыр, көн аралаш 10 ар минут.
  •  Йомшак тукымадан бәләкәй капчык-төенчек әзерләп, шуңа ике аш кашыгы төелгән колмак салырга һәм тегеп, мендәр астына куярга.
  •  50 г укроп орлыгын 500 мл шәрабта (кагор яисә портвейн) 15-20 минут сүрән утта кайнаталар. Аннан соң төреп куеп 1 сәгать төнәтәләр һәм сөзеп орлыгын сыгалар. Шул төнәтмәне йоклар алдыннан 50-60 мл эчәләр.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев