Яшел чәй – яшьлек эликсиры
Азия илләрендә яшел чәйне литрлап эчәләр. Алар өчен яшел чәй озын гомер чыганагы булып санала
Кара чәй дә, яшел чәй дә бер үк үсемлектән җыела, аларны әзерләү ысуллары гына төрле. Яшел чәй өчен яфракларны киптерер алдыннан җиңелчә генә эшкәртәләр. Ә кара чәй өчен яфракларны бик озак эшкәртергә кирәк. Бу алым ферментлаштыру дип атала. Согы чыксын өчен, чәй яфракларын бик нык йомарлыйлар, изәләр, су сибә-сибә киптерәләр, тагын йомарлыйлар, тагын киптерәләр. Чәй шушы алым белән озак итеп эшкәрткәч кенә карала.
Яшел чәй бик күп витаминнардан һәм организм өчен кирәкле башка матдәләрдән тора. Шуңа ул кара чәйгә караганда файдалырак санала. Яшел чәйне күп дигәндә 5 минут пешерергә һәм шунда ук эчәргә кирәк. Шул чагында гына чәйнең бөтен файдалы үзлекләре сакланачак.
1 килограмм яшел чәйдә кофеин яшел кофедагыдан күбрәк. Ул тән тиресе өчен бик файдалы.
Азиядә чәйне салатларга да кушалар. Японнар аны хәтта туңдырмага, шоколадка һәм тортларга да өсти.
Чәй яфраклары В, С, Р төркеме витаминнарына, селен, цинк кебек минералларга бай. Составында полифенол бар, ул антиоксидант эффекты бирә.
Гомумән, яшел чәйне элек дәвалану өчен кулланганнар. Ул төрле ялкынсынулардан, пешүләрдән ярдәм итә. Бактерияләргә, гөмбә авыруларына каршы тору үзлеге бар. Аңа лимон, имбирь, бал кушсаң, көчле иммуностимулятор барлыкка килә.
Ашказаны эшчәнлеген яхшырта, чөнки чәй составында танин бар. Шулай ук яшел чәй канда шикәр күләмен киметергә сәләтле, шул рәвешле ул диабет куркынычын киметә.
Фото – ясалма фәһем ярдәме белән эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев