Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ялган бал ала күрмәгез

Балның шикәрләнүе аның файдалы үзлекләренә тәэсир итми

Билгеле булганча , бал кортлары балны усемлек нектарыннан ясый. Кайбер вакытта бал өлгереп җитми. Бу аны кәрәздән вакытыннан иртәрәк алган очракта күзәтелә. Андый балның составында су микъдары күп була, шунлыктан ул тиз әчи. Саклаган вакытта өлгереп җитмәгән бал ике катламага – шикәрләнгән һәм  сироп сыман катламнарга аерыла. Әчүен туктату өчен, кайбер умартачылар балны 80 градуска кадәр җылыталар. Мондый бал, үзенең барлык файдалы матдәләрен, шул исәптән төп фермент – диастазаны да югалтып, азык матдәләренең гап-гади катнашмасына әйләнә. Балның табигыйлеге диастаза саны буенча билгеләнә. Бу санны бары тик белгечләр генә билгели ала. Ә балда диастаза бармы-юкмы икәнлеген үзегез дә ачыклый аласыз.

Балның сыйфатын иң элек тәме һәм тышкы билгесе буенча белергә мөмкин. Табигый, ягъни чын бал масса сыман булырга, авызны камаштырырга һәм тамак төбен җиңелчә генә кытыклап торырга тиеш. Аның утырмасы булмый. Тагын шунысын белү мөһим: гадәттә бал, суыртып бер ай үткәннән соң, шикәрләнә башлый. Бу анда глюкоза микъдарының күп булуын күрсәтә. Шуңа күрә кыш уртасында үлчәп сатыла торган үтә күренмәле бал күрсәгез алырга ашыкмагыз. Аның ялган бал булуы бар. Балның шикәрләнүе аның файдалы үзлекләренә тәэсир итми. Әгәр сез үтә күренмәле сыек бал яратасыз икән, шикәргәнгән балны температурасы 40 градустан артык булмаган суга куеп җылыта аласыз. Балның файдалы матдәләре таркалмасын дисәгез, аны беркайчан да ут өстендә җылытмагыз.

Белгечләр балның киң ассортименты белән сату итүчеләрдән бал алырга киңәш итми. Кулланучыларны кызыктыру максатыннан, кайбер сатучылар еш кына сырганак, гөлҗимеш баллары да тәкъдим итәләр. Балның андый төрләре табигатьтә очрамый, чөнки әлеге усемлек чәчәкләренең нектары булмый.

Балның аерым бер төрен генә эзләп йөрү шулай ук дөрес түгел. Беренчедән, балның барлык төрләре дә файдалы. Икенчедән, теге яки бу сортның чын бал булуын ачыклау бик җиңел эш түгел.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев