Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ябыгырга телисезме?

Кино, сәхнә йолдызларының нәфислегенә, чибәрлегенә кемнәр генә сокланмый?! Һәркем алар кебек булмаса да, тырышлык куйганда, үҗәтлек белән үз-үзең өстендә эшләгәндә чибәррәк, сылурак булырга мөмкин.

Махсус туклану көннәре

Атнаның һәр көнендә бер төрле ризык белән генә тукланырга кирәк. Мәсәлән, дүшәмбе көнне соклар гына эчеп торырга, сишәмбе эремчек кенә ашарга, чәршәмбе солы боткасы... һәм шулай дәвам итә.

Зур тәлинкәне кечерәгенә алыштыру зарур

Без шундый бит, алга куелган һәр нәрсәне ашап бетерергә тиеш дип саныйбыз.

Әкренрәк чәйнәгез.

Начар чәйнәлгән ризык  начар эшкәртелә, нәтиҗәдә ул тәнгә май булып утыра.

Көнне иртәнге физзарядкадан башлагыз.

Һәр көнне иртән йокыдан торуга 15-20 минут физзарядка ясарга иренмәгез. Бигрәк тә 40 яшьтән узган хатын-кызларга ул мәҗбүри. Һәр көнне 20-30 мәртәбә чүгәләү күнегүе ясагыз.

Майсыз ит кенә ашагыз.

Майлы итне кулланырга туры килсә озак пешерегез.

Балык көне - мәҗбүри!

Атнаның бер көне балык көне ясагыз. Ул сезнең организмыгызны Д витамины белән тәэмин итеп кенә калмас, кандагы холестеринны киметергә дә ярдәм итәр.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев