Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Гади, очсыз һәм нәтиҗәле

Гадәти сода, горчица, лимон һәм башкалар химик препаратларны алыштырырга сәләтле

Өй җыештыру, табак-савыт һәм кер юу өчен нинди генә препаратлар кулланмыйбыз! Һәркем үзенә ошаган продукцияне сатып ала. Кыйммәтле порошокларны нәрсә алыштыра ала?

Тәҗрибәле хуҗабикәләр ир-ат күлмәкләренең якасын юу өчен савыт-саба юа торган сыеклык куллана. Күлмәкләрне кер юа торган машинага салырга 15 минут кала якага әлеге сыеклыкны сөртеп куярга кирәк. Алдан җебетеп тормасаң да, якалар агара, диләр. Күлмәк якасында да шул ук май бит инде. Ак керләрне: футболка, күлмәк, носки юу өчен савыт-саба юа торган сыеклыкны туры кер юа торган машинага салырга мөмкин. Агарта!

Тәрәзәне кукуруз крахмалы белән юабыз. Тәрәзә яки башка пыяла өслек юасыгыз бар икән, һич икеләнмичә кукуруз крахмалын куллана аласыз. Ул пыяланы бик яхшы чистарта һәм ялтырата. Кукуруз крахмалының гранулалары бик вак, шуңа, пыяла өслекләрне чистартырга кирәк булганда, аны һич курыкмыйча кулланырга мөмкин. Кукуруз крахмалын тәрәзә юа торган сыеклыкка да кушарга мөмкин, ул тәрәзәләрдәге бөтен пычракны бик җиңел юып төшерәчәк. Сөртеп алганнан соң, тәрәзәләрегез чип-чиста булачак.

Кукуруз оны – ашыгыч ярдәм урынына. Келәмдә яки диванда май табы калдымы? Һич бочылмагыз: аны бик тиз арада бетерергә була. Май табы булган урынга кукуруз оны сибегез һәм 10-15 минут тотыгыз: он майны, пычракны үзенә сеңдерсен. Бераздан кукуруз онын тузан суырткыч ярдәмендә суыртып алырга кирәк булачак. Тап бетәчәк яки бик аз гына калачак. Анысын инде гадәти чаралар белән дә бетереп була.

Пыяла савыт-сабаны лимон кислотасы чистарта. Пыяла чынаякка яки чәйнеккә кайнар су агызыгыз, лимон кислотасы салыгыз һәм 1 сәгать тотыгыз. Суны түккәч, савыт-сабаның чистаруын күреп, шаккатырсыз.

Паркет һәм обойны майонез белән чистартабыз. Паркет идәндә тырналган эзләр бармы? Башта бу урынны йомшак чүпрәк белән юып алыгыз һәм тырналган эзгә аз гына майонез сөртегез. 10-15 минут тотыгыз. Майонезны сөртеп алгач, паркеттагы тырналган урынны тапмассыз. Майонез белән обой чистартып булуын күпләрегез белмидер. Йомшак чүпрәккә аз гына майонез сөртеп, обойдагы бала ясаган рәсемнәрне бетереп карагыз әле.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев