Бит тиресен саклагыз
Бит тиресе шәлперәеп тора икән, битлек ясарга иренмәгез.
Бит тиресе шәлперәеп тора һәм җыерчыкланган икән, махсус ике төрле битлек әзерләп, бер-бер артлы сөртергә мөмкин.
Бер йомырканың агын күбеккә әйләндергәнче туглыйсы, аннан 10-12 тамчы лимон согы салырга кирәк. Шул катнашманы биткә сөртеп 2-3 минут тотарга һәм битне юып алырга. Ә икенче крем ясау өчен йомырка сарысына бер калак зәйтүн мае, берничә тамчы лимон согы саласы һәм биткә сөртәсе. 15-20 минуттан соң битне салкынча су белән юып алырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев