Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Балык консервасын сайлыйбыз

Бүген кибетләрдә күптөрле балык консервалары тәкъдим ителә. Әмма аларны сайлап ала белергә кирәк.

  • Сыйфатлы балык консервалары аксым, цинк, D, B12 витаминнарына, тимер, йод, магний, калий, селен һәм омега-3 май кислоталарына бай.
  • Консервланган балык продукциясен сайлаганда аларның иң популяр вариантларына: табигый (үз согында), майда, томат соусында әзерләнгәненә, паштетларга, пасталарга, балыкяшелчә консерваларына игътибар итәргә кирәк.
  • Маркировка кабарып торырга, ә эчкә баткан булмаска тиеш.  Бу намуссыз сатучылар продуктның ясалу вакытын үзгәртә алмасын өчен эшләнелә.
  • Маркировка юылмый торган буяу белән дә язылырга мөмкин. Әгәр дә буяуны җиңел генә сөртеп алырга мөмкин икән яисә маркировка эчкә батырылып язылса бу сыйфатсыз, ялган продукт.
  • Сәламәт туклану күзлегеннән караганда, балыкның үз согында ясалган консерваларны сайларга мөмкин. Аларның составында балык, тоз һәм тәмләткечләр генә була.
  • Балыкның файдалы үзлекләре аның составында витаминнар һәм алыштыргысыз макро һәм микроэлементлар булу белән бәйле. Әмма консерваланган продукциядә алар күпкә азрак, чөнки термик эшкәртү вакытында барлык витаминнар да диярлек таркала, ә менә магний, кальций, фосфор кебек микроэлементлар саклана. Бу матдәләр кешенең эндокрин, йөрәк-кан тамырлары һәм үзәк нерв системалары эшчәнлеге өчен кирәк.
  • Консервалар сатып алганда банканы яхшылап карарга, этикетканы өйрәнергә һәм капкачка басылган маркировкага игътибар итәргә кирәк. Балык консервалары нигездә металл савытта була, шуңа банканың эчен визуаль яктан бәяләү мөмкин түгел.
  • Балык консерваларын 0-15-20 градуслы температурада һәм һаваның чагыштырмача дымлылыгы 75 проценттан зур булмаган коры салкын урында сакларга кирәк.
  • Тимер банканы ачканнан соң, продукцияне пыяла савытка күчерергә киңәш ителә. Продуктны ачылган банкада саклау рөхсәт ителми.
  • Консервланган продукцияне санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан, шәхси куллардан сатып алырга киңәш ителми.
  • Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев