Мөслим-информ

Хуҗабикәләр колагына. Алмадан

Быел халык алманы кая куярга белми. Ә бит аннан күп төрле ризык әзерләргә була. Кайнатма, желе, как ясарга, сок чыгарырга мөмкин. Ал­маны турап туңдыргычта сакларга да була. Анысы кышка пирог эчлеге өчен әйбәт булачак.

КАЙНАТМА

Алманың кабыгын әрчеп үзәген алгач, дүрткә бүлеп, һәр кисәкне 5-6 мм калынлыгында аркылыга турый­лар. Тураган алма каралмасын һәм кайнатманың төсен бозмасын өчен, 3-5 минут чәй содасы салынган кайнар суда тоталар.

Аннары алманы кайнап торган әзер сиропта акрын гына кайнаталар. Алма­га кадәр сиропка бармак киңлегендә туралган чия яфрагы салырга мөмкин. 5-6 минут кайнаганнан соң, уттан алып суыталар, алма кисәкләре сары гәрәбә кебек үтә күренмәле булганчы шулай суытып, 5әр минут кайнаталар.

Алма кисәкләре өзелмәскә, сиробы куе булырга тиеш. 1кг алмага – 1,2-2 ста­кан су, 1,3-1,5 кг шикәр комы, 200 г чия яфрагы кирәк.

ЖЕЛЕ

Алмаларны юып, берничә кисәккә бүләбез һәм өстенә су коеп, талгын утта 2 сәгать пешерәбез. Әледән-әле болгат­калап алабыз. Пешкән алманы ике кат­лы марляга салып, табак өстенә элеп куябыз. Кул белән сыгарга кирәкми! Алмадан чама белән 2 л сок чыга. Шуңа ярты өлеш шикәр комы кушып, тал­гын утта 20 минут кайнатабыз. Калган шикәрне өстәп, эреп беткәнче болгата­быз. Желены уттан алып, кайнар килеш банкаларга тутырабыз. Бераз суынгач, капкачын каплыйбыз. Үзенчәлекле тәм бирү өчен пешергән вакытта бер тотам бөтнек үләне (мята перечная) өстәргә була.

3,5 кг алмага 1,5 л исәбеннән су, 2,4 кг чамасы шикәр комы (1 л сокка 1,2 кг шикәр) алына.

СОК

Алмаларны урталай яки дүрткә бүлеп, үзәген алабыз. Соксыккычтан чыгарып, ике кат марля аша сөзәбез. Сокны кәстрүлгә салып, утка куябыз. Өстенә җыелган күбекне җыеп барыр­га кирәк. Күбек кимегәч, 1 литр сокка 1 аш кашыгы исәбеннән (әче сортларга күбрәк) шикәр комы салып болгатабыз. Сокны кайнатып чыгарырга яки 80-90 градуска гына җиткерергә була. Кайна­тып чыгармаганда, анда витаминнар күбрәк кала.

Уттан алгач, сок өстендәге күбекне җыеп бетерәбез һәм стерильләштерелгән банкаларга туты­рып, тимер капкач белән ябабыз.

Фото-Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: