Рецепты тег белән яңалыклар
-
Кышка – чылатылган алма
Тат. Бүләрдә яшәүче хәбәрчебез Әнвәр абый Сәрвәров безне ел саен бал, алма белән сыйлый. Сүз иярә сүз китеп, әтисенең кышка моченый (чылатылган) алмалар әзерләвен дә сөйләде ул. “Менә дигән витамин була, ясап карагыз әле”, – дип, тәртибен дә аңлатты. Без исә, үз чиратыбызда, Әнвәр абыйның рецептын газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
-
Шампиньон белән кыздырылган ит
Итне зур булмаган шакмакларга турарга. Тәменчә тоз, борыч, соя соусы сибеп болгатырга һәм 30 минут маринадларга. Шампиньонны чистартырга, эре кисәкләргә турарга.
-
Тәмлетамак. Рәисәдән – тәбикмәк
Тойгелде авылында гомер итүче Рәисә апа Абдуллина аш-суга бик оста. Бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлектә дә әллә нинди тәмле камыр ризыклары пешерә райондашыбыз. Сезгә аның бик тәмле тәбикмәк рецептын тәкъдим итәбез.
-
Тәмлетамак. Итле һәм гөмбәле запеканка рецепты
Мөслимнән Флүзә Минһаҗевадан – итле һәм гөмбәле запеканка.
-
Тәмлетамак. Сырлы коймак
Иртәнге чәйгә коймактан да тәмле ризык юктыр ул. Уңган хуҗабикәләр коймакның ниндиен генә пешерми бүген?! Мәлләтамак авылында яшәүче Раушания Фазлыева коймакны сыр белән пешерә.
-
ТӘМЛЕТАМАК: борщка "заготовка" әзерлибез
"Борщ өчен әзерләнгән "заготовка" да һәркемнең күңеленә хуш килерлек. Аның белән ярты сәгать эчендә телеңне йотарлык борщ әзерләргә була", - ди Мөслимнән Айгөл Басыймова.
-
Кадриядән – татар пылавы
Көнчыгыш кухнясын пылаудан башка күз алдына китереп булмыйдыр. Үзбәк халкы бу төр ризыкны пешерергә бик оста булса да, татарлар да пылауны бик үзенчәлекле итеп пешерә белә. Сезгә Мөслимдә яшәүче Кадрия Нуриевадан пылау рецепты тәкъдим итәбез.
-
Тәмлетамак. Диләрәдән – тәмле баклажан
Мөслимдә яшәүче Диләрә Хрисанова яшелчәләрдән үзенчәлекле ашлар, тәм-томнар әзерли. Аның бер рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Хуҗабикәләр колагына. Алмадан
Быел халык алманы кая куярга белми. Ә бит аннан күп төрле ризык әзерләргә була. Кайнатма, желе, как ясарга, сок чыгарырга мөмкин. Алманы турап туңдыргычта сакларга да була. Анысы кышка пирог эчлеге өчен әйбәт булачак.
-
Кабак ашагыз. Файдалы!
Язын бакчада үсеп утыручы яшелчә, җиләк-җимеш булмаса да, кабак көздән бирле берүзгәрешсез саклана торган ризык.
-
Кышкы табынга
Бөтнекне ваклап турарга, лимонны кабыгы белән кискәләргә.
-
Тәмлетамак. Гөлназ Фәрраховадан чөгендер икрасы
Хуҗабикәләр өчен бүген – урак өсте: яшелчә, җиләк-җимештән кышка төрледән-төрле ризык әзерлиләр. Әмәкәйдән Гөлназ Фәррахова әнә кызыл чөгендердән бик тәмле икра ясаган. Аны әзерләү тәртибен газета укучыларыбыз белән дә уртаклашты.
-
Тәмлетамак. Алма пирогы
Бакчаларда матур булып алмалар пеште. Баллы, сусыл алмалардан пироглар да бик тәмле чыга. Җәй-көз алма пирогын пешерми калган кеше бар микән ул?! Балалар да бик яратып ашый бу пирогны. Мөслимдә яшәүче Роза Исламовадан алма пирогы рецепты тәкъдим итәбез.
-
Тәмлетамак. Пицца стилендәге коймак
Дустым Люда Кузнецова җайлы гына итеп бик тәмле коймак пешерә. Люданың коймаклары башкаларныкыннан эчлеге булу белән аерыла. Тәмле дә, туклыклы да! Люда Кузнецова өйрәткән рецептны сезнең белән дә бүлешәбез.
-
Тәмлетамак. Нурия Низамовадан чәкчәк рецепты
- Чәкчәкне һәркем үзе белгән ысул белән пешерә. Мин тәкдим иткәне җиңел ясалуы һәм тәмле булуы белән аерылып тора.