Кышка – чылатылган алма
Тәмлетамак

Кышка – чылатылган алма

Тат. Бүләрдә яшәүче хәбәрчебез Әнвәр абый Сәрвәров безне ел саен бал, алма белән сый­лый. Сүз иярә сүз китеп, әтисенең кыш­ка моченый (чы­латылган) алмалар әзерләвен дә сөйләде ул. “Менә дигән вита­мин була, ясап карагыз әле”, – дип, тәртибен дә аңлатты. Без исә, үз чиратыбызда, Әнвәр абыйның рецептын га­зета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

– Чылату өчен алманың ачкылт-баллы көзге сортлары бара. Алар өлгергән булырга тиеш. Агачтан өзеп ал­ганнан соң, алмаларны бераз җылы урында тоту кирәк. Бабыкай алма­ны агач кисмәктә чылата иде. Зуррак эмаль cавыт яки пыяла банка да ярый. Савыт төбенә чия, карлы­ган яраклары түшәлә, ан­нары, сабак төбен өскә каратып, ике рәт алма тезелә. Аннары чия һәм карлыган яфрагы белән аралаштырасың.

Алдан 1 чиләк алмага 5 литр исәбеннән су кай­натыла. Суга 4 аш кашыгы бал яки шикәр комы, 1,5 чәй калагы тоз, корица, канәфер, тәменчә гәрчич салына. 30-35 градуска кадәр суыткач әлеге суны алмалар өстенә коясың.

Алар өскә чыгып калма­ска тиеш, юкса бозыла­чаклар. Шуңа күрә, рас­сол алмалар өстенә чы­гып торырлык итеп, “йөк” бастырырга һәм берничә көн дәвамында бүлмә тепмературасын­да тотарга. Алмалар рас­солны “эчкән” саен өстәп торырга кирәк. Әчү про­цессы башланганнан соң, савыт салкынча урынга куела. 1,5-2 айдан әлеге алыштыргысыз вита­минны табынга бирергә дә була. Теләсәң, алма­ларны баллырак итәргә дә мөмкин. Бу очракта 10 литр рассолга 300 гр бал яки 400 гр шикәр комы, 150 гр тоз салына.

Миләүшә Хәсәнова фотосы.

 


рецептлар рецепты тәмлетамак алма моченые яблоки

Нет комментариев