Татар теле укытучылары республика грантына лаек булды
Хөкүмәтебезнең мондый бүләген республикада 13 мөгаллим алды, шуларның икесе - Мөслим укытучысы
Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Чулпан Ситдыйкова һәм Эльвера Ситдыйкова "Туган тел һәм туган татар әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадалар призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм" грантын алуга республика конкурсы җиңүчеләре булдылар.
Хөкүмәтебезнең мондый бүләгенә республикада 13 укытучы лаек булды. Шуларның икесе Мөслим укытучысы булу аеруча куанычлы.
Фотолар - Мөслим лицее архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев