Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Соңгы кыңгырау, чыңлама...

Узган шимбәдә мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды.

Районыбызда 9 сыйныфны – 207 укучы, 11 сыйныфны 49 укучы тәмамлый. Чыгарылыш класс укучыларының күпчелеге район үзәгендәге мәктәпләрдә белем ала. Гимназия, лицей һәм Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәпләрендә узган бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты. 

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе

Мәктәпнең 11 сыйныф укучылары бәйрәмгә ак машиналарда килде. Бәйрәмне “Тукай бизәкләре” бию ансамбле ачты. Мөслим урта мәктәбендә узган тантана җырларга, шигырьләргә бай булды. Иң сөендергәне – чара саф татар телендә үтте. Тукайлылар бу көнне бик күп котлаулар кабул итте. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәрәт Сөнгатуллин балаларга үгет-нәсихәтен җиткерде, балаларны тәрбияле, тәүфыйклы булырга, әти-әни, укытучылар хакын хаклап яшәргә өндәде.

– Мәктәбебездә 11 сыйныфны тугыз укучы тәмамлый. Ә 9 сыйныфны 38 укучы төгәлли. Кайчан гына нәни булган егет-кызлар олы тормыш юлының капка төбендә басып тора. Без һәр укучыбыз белән горурланабыз. 11 класс укучылары педагогик юнәлешле сыйныфта укыды, өч укучыбыз укуын шушы юнәлештә дәвам итәчәк. Нинди һөнәр ияләре булсалар да, чын кешеләр булсыннар, мөслимлеләр исеменә тап төшермәсеннәр. Уңышлар, матур киләчәк һәм хыялларының чынга ашуын телим, – диде мәктәп директоры Гөлшат Галиева, дулкынлануын яшермичә.

Мәктәпнең “Ел укучысы” исеменә Айгөл Светлякова лаек булды. Шушы мәктәптә белем алган, бүген театр училищесы студенты Илназ Морзаханов сыйныфташларына җыр бүләк итте. Хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз мәктәп тәмамлаучы кызына котлау хаты юллаган. “Кадерле кызым! Сиңа дәүләт имтиханнарын бары яхшы билгеләргә генә биреп, үзең теләгән уку йортына уңышлы керүеңне телим. Оптимизм, үз-үзеңә ышаныч гел юлдаш булсын! Һәрвакыт көчле һәм акыллы булып кал! Шушы матур мизгелләрдә синең белән була алмасам да, мин бүген күңелем белән синең яныңда. Якын арада сезнең белән күрешербез, дип ышанам. Бик тиздән җиңү белән туган ягыбызга кайтырга вәгъдә бирәм”, – диелгән хатта. Бәйрәмдә катнашучы һәркем хатны укыганда дулкынлану хисләрен кичергәндер. Чыгарылыш класслар укытучыларына рәхмәтләрен шигъри формада җиткерде, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. 

Еллар дәвамында дәресләргә чакырып чыңлаган кыңгырау чыгарылыш класс укучыларын зур тормыш юлына чакыра. Хәерле юл сезгә, балалар!

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 31 май санында укыгыз

 Фәридә Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев