Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Патриотик тәрбия бирү мөһим

Бәйгедә лицейның 5-8 сыйныф укучылары катнашты.

Патриот булу – туган илеңне, милләтеңне, телеңне һәм милли гореф-гадәтләрне ярату, хөрмәт итү ул. Балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатында һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Мөслим лицеенда хәрби җырлар һәм строй әзерлеге бәйгесе узды. Бәйге “Маршировка сәгате” муниципаль проекты кысаларында оештырылды. Бәйгедә лицейның 5-8 сыйныф укучылары катнашты. 

Лицей спортзалында хәрби киемнәрдәге укучылар каршы алды. Яшармиячеләр Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Мөслим районы әләмнәрен керткәннән соң, укучылар Россия, Татарстан гимннарын һәм “Мөслимем” җырын башкарды. Чараны карарга килгән әти-әниләр, өлкәннәр йөзендә илебез белән горурлану һәм укучыларның гимннарны яттан белүләренә соклану хисләрен күреп сөендек.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 1 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев