Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Өстәмә белем – киләчәккә инвестиция (фоторепортаж)

Районда өстәмә белем бирүнең төрле юнәлешләрен үз эченә алган “Безнең киләчәк” фестивале үтте.

Мәктәптә белем алудан тыш укучыларга өстәмә белем алу мөмкинлеге дә бар. Кемдер сәнгатьне, спортны яки техниканы үз итә, кайберәүләр социаль-гуманитар, табигый, фәнни юнәлешләрне сайлый яки туган якны өйрәнә. Һәр бала мөмкинлекләренә һәм теләгенә карап төрле түгәрәкләргә, берләшмәләргә йөри ала.

– “Безнең киләчәк” фестивале ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, ирешелгән уңышларны барлау, тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды. Уңышлы эшләүче түгәрәкләрнең тәҗрибәләре тәкъдим ителде, алдагы елга эшләр планлаштырылды, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лениза Галимова.

Мөслим лицее ишегалдында кунакларны район мәктәпләренең “Яшь юл хәрәкәте инспекторлары” отрядлары каршы алды. Алар каршылыклар аша велосипедта йөрү осталыкларын күрсәтте. Шахматны үз итүчеләр белән район башлыгы әңгәмә корды. Спорт мәйданчыгында кунакларны волейбол яратучы мәктәп командалары сәламләде. 

Наилә Сәлахова

 Наилә Сәлахова фотолары.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 24 май санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев