“Офык” яңа киңлекләр ача
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә балаларның сәләтләрен төрле яклап үстерәләр.
Мәктәп укучыларының буш вакытын нәтиҗәле оештыру – ел дәвамында игътибар үзәгендә торучы актуаль мәсьәлә. Моның белән районда берничә оешма шөгыльләнә. “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге – шуларның берсе.
Балаларның ялын оештыру һәм сәламәтләндерү буенча үзәк тарафыннан берничә юнәлештә эш алып барыла. Җәйге ялларның истә калырлык һәм файдалы үтүе өчен дә “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге җаваплы. Лагерьлар оештыручы оешмаларны СанПИН нормаларына туры китереп ачу, махсус реестрда теркәлү үткәрү, террорга каршы көрәш комиссиясе, “Роспотребнадзор” таләпләрен үтәү – барысы да балаларның иминлеген тәэмин итү өчен эшләнә һәм күп көч сорый.
Җәйге каникулның беренче көннәреннән үк Михайловка, Мөслим урта мәктәбе, лицей һәм гимназия укучылары өчен эшләгән көндезге мәктәп яны лагерьларында өч атна буена 270 бала ял итте. Хезмәт һәм ял лагерьларында 120 бала 18 көн дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйды. Балаларның физик яктан сәләмәтлекләрен ныгыту максатыннан “Яшьлек” спорт мәктәбе 40 балага ял оештырды. Авыр тормыш хәлендә булган балалар – һәрдаим игътибар үзәгендә. Быел палаткалы лагерьларда шундый 37 бала ял итә алган. Әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларның барысына да мәптәп яны, хезмәт һәм ял, “Урман иле” һәм Актаныш районының “Бүләк” лагерьларына бушлай юлламалар тәкъдим иткәннәр. Түбән Табын коррекция интернат-мәктәбенең “Шифа” лагеренда бер атна дәвамында социаль-профильле сменада 50 бала сәламәтлеген ныгыткан. Шунысы бар: мөмкинлекләр күп сыман тоелса да, җәйге лагерьларда ял итәсе килгән бөтен балага да, юлламалар җитми икән. Бу проблеманы киләсе елда “Урман иле”ндә тагын бер смена ачып хәл итмәкчеләр.
Районыбыз укучылары профильле лагерьларда да ял итә. Быел “Алдынгылар хәрәкәте” форумына – 18, “Сәләт” лагерена 5 бала барган. “Тату сыйныф серләре” конкурсында жиңү яулаган 24 бала Анапа шәһәрендә ял итте. Баулы шәһәрендә урнашкан “Галактика балалары” палаткалы лагерь фестивалендә безнең районнан 15 бала катнашты. Мөслим районы командасы ГТО нормативларын тапшыру буенча спорт ярышларында – икенче, “Спорт туризмы техникасы” буенча – өченче, “Галактика балалары” фестиваленең стена газеталары бәйгесендә беренче урынга лаек булдылар.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары “Урман иле”, мәктәп яны һәм Биектау рай-онында урнашкан “Костер” лагеренда балаларга техник юнәлештәге осталык дәресләре күрсәткәннәр. Шул рәвешле, җәй дәвамында барлык төр лагерьларда 832 баланың җәйге ялы оештырылган.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тугыз хезмәткәр эшли. Ата-аналар гаризасы нигезендә биредә 259 бала төрле юнәлештәге берләшмәләргә язылган.
– Узган уку елында безнең үзәктә 6 техник һәм 2 социаль-гуманитар юнәлешендәге программа тормышка ашырылды. Безнең эшчәнлеккә түгәрәкләргә йөрүче укучыларның төрле дәрәжәдәге бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәлелегеннән чыгып бәя бирелә. Укучыларыбыз республика дәрәжәсендә 114 урын яуладылар. Алдагы уку елы нәтиҗәләренә караганда, әлеге күрсәткеч 58 процентка артык. Россиякүләм бәйгеләрдә 28 жиңүче һәм призер әзерләдек. Бу күрсәткеч 64 процентка артты, – ди “Офык” үзәге директоры Аяз Бәдртдинов.
Инглиз телен өстәмә өйрәнәсе килгән балалар саны елдан-ел арта. Укучыларны бу телгә төрле коммуникатив активлык чаралары ярдәмендә “ТехноEnglish” (Техноэнглиш) һәм “Focus” (Фокус) түгәрәкләрендә ике мөгаллим өйрәтә. Телне балалар уйный-уйный үзләштерәләр. Әлеге түгәрәкләргә йөрүче балалар, Владимир шәһәрендә оештырылган Бөтенроссия “Содружество” фестивалендә катнашып, лауреат булдылар. Сәйдәш Шакиров Санкт-Петербургта узган бөтенроссия бәйгесендә беренче урынны алды. “Креатив” республикакүләм бәйгесенең “Кечкенә балалар” номинациясендә укучылар барлык призлы урыннарны яулаганнар.
Роботлар ясарга, дроннар белән идарә итәргә өйрәтә торган түгәрәкләр соңгы елларда Мөслим укучылары арасында гына түгел, бөтен ил буенча зур кызыксыну уята икән. Мондый шөгыльләр вакытында укучыларда уйлау сәләте, модельләштерү, техник иҗат, аналитик һәм креатив фикерләү күнекмәләре, реакция тизлеге арта. Яраткан шөгыль нәтиҗәне дә тиз бирә. Мәсәлән, Азнакай шәһәрендә узган “РобоБитва” республикакүләм ярышында Мөслим укучылары алты номинациядән биш – беренче һәм бер икенче урынга лаек булды. “Дронфест” республикакүләм ярышында катнашып, дүрт номинациядә – беренче урыннарны, Яр Чаллы шәһәрендә узган “Роботлар сугышы” региональ ярышында, “РобоКвест” республикакүләм ярышында офыклылар беренче һәм икенче урыннарны яуладылар. Мамадыш шәһәрендә узган “Техно игры 2.0” республикакүләм ярышы да Мөслим командасына зур уңыш китерде: команда икенче урынга лаек булды. “РобоРалли” республикакүләм ярышында да балалар сынатмадылар: ике номинациядә беренче һәм өченче урыннарны яуладылар. Мамадыш шәһәрендә узган “КомбоИгры 2.0” республикакүләм ярышында да мөслимлеләргә тиңнәр булмады. Әлеге бәйгеләрнең үз “асс”лары бар. Аларны республика күләмендә дә беләләр. Робот техникасы буенча республика, россиякүләм ярышларда призерлар һәм җиңүчеләр булган өчен Илзир Гәрәев, Илья Лошкарев, Камил Ситдыйков, Ринат Латыйпов “Ел сәләте” республика премиясенә ия булдылар.
Уку елы дәвамында мәктәптән тыш эшләр үзәгендә техник юнәлештәге 8 республикакүләм конкурс уздырылган һәм бу күрсәткеч буенча ул Татарстанның өстәмә белем бирү оешмалары арасында беренче урынга чыккан. Мәсәлән, үзәктә инде өченче ел рәттән республикакүләм “3D Home” (“3 үлчәмле йорт”) башлангыч техник модельләштерү конкурсы үткәрелде. Бәйгедә Татарстан Республикасының 13 районыннан һәм Россия Федерациясенең 6 субъектыннан 91 эш каралды. Ике ел рәттән үзәк мөгаллимнәре бөтенроссия фото яратучылар конкурсының республикакүләм этабын, “Техноинфографика” конкурсын оештыралар. Узган уку елында гына да аларда 400дән артык бала катнашкан.
– Узган ел беренче тапкыр “Балаларга – имин юллар” исемле республикакүләм видеороликлар бәйгесе оештырдык. Әлеге бәйгедә дә укучылар бик теләп һәм яратып катнашалар, – ди мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Нурсинә Смелова.
Робот техникасының балалар арасында популяр булуын исәпкә алып, үзәктә өченче тапкыр – республикакүләм “РобоКвест”, икенче ел рәттән “РобоРалли” ярышы уздырылды. Команда нәтиҗәләре буенча аларның икесендә дә беренче урынны Мөслим районы яулады. Катнашучылар ярышның оештырылу дәрәҗәсенә югары бәя бирделәр.
– Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә хезмәт куючы педагоглар яңалыкка омтылып эшлиләр, заман белән бергә атлыйлар. Бу уку елында беренче тапкыр оештырылган республикакүләм “ДронФест” дронрейсинг буенча ярыш шуның бер дәлиле булып тора. Шулай ук беренче тапкыр график дизайн буенча “Креатив” республикакүләм конкурсын оештырдык. Уку елы дәвамында нәтиҗәле эш күрсәткән өчен республика мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчелегенең Рәхмәт хатына ия булдык, – ди Аяз Бәдртдинов.
Мондый дәрәҗәдәге бәйгеләрне оештыру өчен коры инициатива гына җитми, ә матди-техник базаның да ныклы һәм заманча булуы кирәк. Узган уку елында район башлыгы ярдәме белән үзәккә 384 мең сумлык робот жыелмалары алынган. Казан шәһәренең ИТ-паркына барып, балалар белән мөгаллимнәр әлеге роботларны жыярга өйрәнгәннәр. Бүген алар халыкара “Kazan digital week” (Казань дитжитал вик) форумы кысаларында оештырылган “Роботлар сугышы” ярышында катнаша.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә дроннар полигоны да ясаганнар һәм “Роборалли” ярышы өчен полигонны яңартканнар. 40 мең сумга шахмат һәм шашка түгәрәгенә кирәкле жиһазлар алганнар.
Быелгы уку елында 8 төрле программа тормышка ашырыла. “Күбәләк” балалар бакчасында “LegoKids” (Лего кидс) түгәрәге эшли башлады. Балалар лего ярдәмендә математиканы үзләштереп, төзү күнекмәләре алалар. Конструкцияләр җыярга, программалаштырырга, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итәргә “Робот техникасы” түгәрәгендә өйрәтәләр. “Шашка” һәм “Шахмат” түгәрәкләре балаларның уйлау сәләтен яхшырта. “Сәнәгать дизайны”на йөрүчеләр 3 үлчәмле принтерда һәм лазерлы станокта эшләү күнекмәләре алалар. “График дизайн” түгәрәгендә балалар заманча график редакторларда иҗат итә.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә барлык түгәрәкләр дә бушлай. Шәһәрдә яшәүче рай-ондашларыбыз, кайткан кунаклар бездәге түгәрәкләрнең, кызыклы шөгыльләрнең бушлай я бик түбән бәядә булуына гаҗәпләнә. Чыннан да, шәһәр җире өстәмә шөгыльнең төрлелеге, сайлау мөмкинлегенең зур булуы белән алдыра. Ә Мөслимдә баланың буш вакытын күптөрле файдалы шөгыльләр белән бушлай тутырып була. Моның өчен, ялкауланырга, телефонга “чумып”, дөньясын онытырга сәбәп табып торган баланың хәйләсенә бирешмичә, аны файдалы һәм кызыклы түгәрәкләргә йөртергә, күңел дөньясын баетырга, уңышларына бергәләп сөенергә, үсендереп торырга кирәк. Ә монысы инде – өлкәннәр, әти-әниләр җаваплылыгындагы зур хезмәт, матур киләчәкне төзү хезмәте.
Фото – мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев