Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Конкурс башланды

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты конкурсы башланды.

- Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешүче балалар бакчаларын ачыклау максатыннан республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" гранты конкурсы башланып китте. Бу конкурста Мөслим районының “Ләйсән” балалар бакчасы катнашып, 1 сайлап алу турын уңышлы узган иде. 3 апрель көнне алар үзләрендә  Республиканың мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзаларын кабул иттеләр. Балаларыбыз кунакларны  бакчада эшләп килүче проектлар белән таныштырдылар, ике телне дә камил белүләрен күрсәттеләр. Комиссия әгъзалары  педагогларның эшен игътибар белән өйрәнделәр, эшчәнлекләрен карадылар. “Ләйсән” балалар бакчасына бу зур эшләрендә уңышлар теләп калабыз, - дип язалар мәгариф идарәсеннән.

Фото - мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев