Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Заман һәм мәгариф

Җиңүләрем – хезмәтем нәтиҗәсе

Мөслим лицееның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвера Ситдыйкова шулай ди.

Эльвера Ситдыйкова – укытучылар династиясе вәкиле. Фәттаховлар династиясенең мөгаллимлек стажы 205 ел тәшкил итә. Эльвера Дамир кызының әнисе Руфия Мусинаны да, әбисе Рәмзия Фәттахованы да мөслимлеләр яхшы белә. Эльвера да киләчәген бары укытучы буларак күрә.

Кечкенәдән әнисенә дәфтәрләр тикшерергә ярдәм итеп, укытучы булып уйнап үсә ул.

– Укытучы әнием еш кына дәфтәр тикшерә иде. Шундый чакта мин дә ашыга-ашыга аның янына килеп утырам. Мин дә дәфтәр тикшергән булам. Берничә хата тапсам, үземне чын укытучы итеп хис итә идем. Шуңа, мәктәп тәмамлагач, башка һөнәр хакында уйламадым да. Әнием гомере буе шушы мәктәптә – лицейда эшләгән. Башта рус теле һәм әдәбиятын укыткан, күп еллар завуч булып эшләде, соңгы елларда мәктәп директоры булып хезмәт куйды, – ди Эльвера ханым.

Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган кыз Яр Чаллы педагогия институтында белем ала. Татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, үзе укыган мәктәпкә эшкә кайта.

– Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алуым турында диплом алган көн – иң бәхетле көннәремнең берсе. Мин эшкә кайткан елны мәктәптә татар телчеләре берничә иде, шуңа кайту белән һөнәрем буенча эшли алмадым. Миңа мәктәп китапханәсендә эшләргә тәкъдим иттеләр. Мин риза булдым. Әлбәттә, укытучы булып эшлисем килде, класс бирүләрен дә сорап йөрдем әле.

Китапханәче вазыйфасына алынуына үкенми Эльвера ханым. Бу эш тә – бик җаваплы, зур төгәллек сорый торган хезмәт. 

– Берникадәр китапханәче булып эшләгәч, бу юнәлештә дә белем алырга теләгем туды. Алабуга культура-агарту училищесында китапханәче белгечлеген үзләштердем. Бу да хезмәт юлымда тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Быел мин республика күләмендә узучы “Ел китапханәчесе” бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булдым. Бәйгедә призлы урын яулау хезмәтемә берникадәр нәтиҗә ясау булса, бәйге барышында башка төбәкләрдәге коллегаларым белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу белемемне тагын да арттырырга, заман таләпләренә туры килүче методик алымнарны үзләштерергә ярдәм итә, – ди ул. 

Фото – Э. Ситдыйкованың шәхси архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 апрель саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев