Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Ике район мәгариф оешмасы җитәкчеләре очрашуы булды

Мөслим районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре эшлекле сәфәр белән Түбән Камада булдылар.

16 нчы май көнне Мөслим муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре эшлекле сәфәр белән Түбән Кама шәһәрендә булдылар. Алар «Өмет» интернат-мәктәбе реабилитация үзәгендә булып, сәламәтлекләре чикле балалар белән эшләү  ысуллары белән таныштылар.  38 номерлы лицейда кадрлар потенциалын әзерләү турында сыйләштеләр, директорлар Советы эшчәнлеге, гомуми һәм өстәмә белем бирү шартлары турында 2 гимназиядә фикер алыштылар. Гомумән, мәктәп директорлары хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән таныштылар, түгәрәк өстәл артында үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча киңәшләштеләр, киләчәктә дә  хезмәттәшлекне  дәвам итү турында килештеләр, – дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән

Эльвира Әхмәтҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев