Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

“Әдәби мәйдан” муниципаль проекты кысаларында

Бер төркем татар теле укытучылары Әлмәт шәһәрендә очрашуда булдылар.

26 нчы гыйнвар көнне “Әдәби мәйдан” муниципаль проекты кысаларында район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары мәгариф бүлеге методисты Нурания Шәймарданова җитәкчелегендә Әлмәт шәһәренең Татар дәүләт драма театры бинасында узган Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев белән очрашуда катнаштылар. Чарада язучылар Зинаида Захарова, Миңзифа Әхмәтшина, Әлмәт шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сирина Җиһаншина катнашты. Очрашу барышында татар әдәбиятындагы яңалыкларга күзәтү, татар теле һәм әдәбияты дәреслерен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү турында сүз алып барылды. Язучылар үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар.

Фото - мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев