Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Бүләкләнүчеләр

Районыбызда горурланырлык укытучылар күп. Алар елдан-ел матур күрсәткечләр белән сөендерәләр, Мөслимебез данын күтәрәләр. Һәр уңыш артында зур хезмәт ята. Мөгаллимнәребезнең алга карап эш итә белүе дә аларның хезмәтен нәтиҗәле итә.

Бәйрәмдә Мөслимдәге “Ләйсән” балалар бакчасыннан Асия Дусадбекова, “Кояшкай” бакчасыннан Резидә Фәрхетдинова – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактаулы остаз” күкрәк билгесе, Гүзәлия Баһауова (“Кояшкай”), Вера Родионова (Рус Шуган мәктәбе), Глүзә Ханнанова (Тат.Бүләр мәктәбе), Саймә Яһудина (Михайловка мәктәбе) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ләйсән Сафина (Мөслим лицее), Ләйсән Харисова (“Миләшкәй”) – ТР профсоюзлары федерациясенең Мактау грамоталарын, Динар Мәгалимов (Салауз-Мухан), Гөлназ Хәмитова (“Миләшкәй”), Сәрия Хәсәнова (Тат.Бүләр) ТР профсоюзлары комитетының Рәхмәт хатларын алды. Ләйсән Әмирова (Түбән Табын), Диләрә Җиһангирова (“Күбәләк”), Резеда Иксанова (Михайловка), Диләрә Низамова (Күбәк), Сәрия Хәсәнова (Тат. Бүләр) – район башлыгының Мактау грамоталары, политехника техникумы мастерлары Лилия Закирова, Зилия Садыйкова, директор урынбасары Рәзил Ханов район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды.

Традиция буенча, узган уку елында һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган һәм лауреат исеменә лаек булган укытучылар да бүләкләнде. Сәхнәгә “Ел укытучысы”, “Ел тәрбиячесе”, “Ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары”, “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Иң яхшы педагог-психолог”, “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы” район бәйгесе җиңүчеләре күтәрелде. 30, 35 ел педагогик стажга ия булган мөгаллимнәрне, мәгарифтә 40 ел хезмәт куйганнарны мәйдан алкышларга күмде. Сәхнәдә Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучылары хөрмәтләнде. Моряк һәм Фирая Йосыповлар истәлекләре белән бүлеште, хатирәләрне яңартты. “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесе җиңүчеләре – Мөслим гимназиясенең 7 сыйныф укучылары һәм ата-аналары, аларның сыйныф җитәкчесе Чулпан Хәйруллина чыгышыннан соң яңгыраган укытучылар гимнын мөгаллимнәр аягүрә тыңлады. Хезмәтегезгә күрә укучыларыгызның һәм ата-аналарның да хөрмәтен күрергә язсын, йөзләрегездән елмаю китмәсен, кадерле укытучылар.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев