«Алга, лицей!» командасы форумда катнашты
Заман һәм мәгариф

«Алга, лицей!» командасы форумда катнашты

Мөслим лицееның «Алга, лицей!» командасы Алабугада узган форумда катнашты

Алабугада Алдынгылар хәрәкәтенең "Алга! Киттек!» форумы үтте. Анда конкурс сайлап алуын узган беренчел бүлекчәләр һәм җирле бүлекчәләр чакырылган иде. Мөслим лицееның «Алга, лицей!» командасы тәрбия эше буенча директор киңәшчесе Ксения Нәбиева белән берлектә эшчәнлекләре турында презентация әзерләде һәм форумда катнашырга чакырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча лицей командасы «Беренче бул» номинациясендә махсус призга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Балаларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!- дип хәбәр итәләр Мөслим лицееннан.

Фотолар – Мөслим лицееннан

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


#Без_мөслимлеләр

Нет комментариев