«XXI гасыр кулибиннары» республика олимпиадасы үтте
Әлеге бәйгедә Тат. Бүләр урта мәктәбе укучылары зур активлык күрсәтте һәм югары уңышларга иреште.
23-24 апрель көннәрендә Казан шәһәренең "Россия - минем тарих" тарихи паркында яшь уйлап табучыларның "XXI гасыр кулибиннары" исемле республика олимпиадасы үтте.
Әлеге бәйгедә Тат. Бүләр урта мәктәбе укучылары зур активлык күрсәтте һәм югары уңышларга иреште.
Айдар Шәйдуллин һәм Гүзәл Фәйрушина I урынга лаек булды, Фирдүс Закиров II урынны яулады. Укучыларга Казан дәүләт аграр университетының, ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар республика советының һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләре бирелде. Җиңүчеләрне бәйгегә Гүзәлия Шәйгарданова әзерләде.
Гүзәлия Шәйгарданова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев