Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Хезмәтебез уңыш бирсен, эшләребез уң булсын! Яшьләр сәясәте

Район мәктәпләрендә һәм политехник техникумда “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлекләре ачылды. Аның сафларына иң актив укучылар, лидер яшьләр, җитәкчеләр кабул ителде.

“Мизгел” яшьләр үзәге төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Үзәк белгече Эльмира Гамирова “Мизгел FM” урам радиосы проекты белән “Добро в эфире” республика бәйгесендә “Иң яхшы мәгълүмат чыгарылышы” номинациясендә җиңү яулады. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәтендә социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыру өчен грантлар бәйгесендә “Мизгел” яшьләр үзәгенең “ИкРок-2024” республика рок-фестивале проекты 1 млн сумлык бүләккә лаек булды.

“Форпост” оешмасы “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә “Ык буйлап салда сәяхәт” проекты белән җиңүгә иреште.

Алисә һәм Айдар Хафизовлар гаиләсе “Нечкәбил” республика бәйгесендә “Яшь гаилә” номинациясендә җиңү яулады. 

Айгөл һәм Айрат Шәйгардановлар “Ел гаиләсе” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүгә иреште.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев