Ватанын яратучылар үзәге
Мөслимнең ФОРПОСТ үзәге республика бәйгесендә өченче урынны алды
Районда эшләп килүче ФОРПОСТ үзәге җирле яшьләр өчен чын мәгънәсендә таяныч булган, ватанпәрвәрлек һәм җаваплылык хисләре тәрбияләүче актив берләшмә булып санала. Үзәк төрле юнәлешләрне колачлый, хокук бозуларны кисәтүдән алып спорт һәм патриотик чараларны оештыруны да үз җаваплылыгына ала.
Бүген ФОРПОСТ үзәге ике ел элек аларга кушылган прогрессив яшьләр (“ПМ”) хәрәкәте өчен дә терәк булып тора. Бу ике хәрәкәт район яшьләрен патриотик рухта, спорт һәм әхлакый юнәлешләрдә тәрбияләүне нәтиҗәле алып бара.
– Безнең төп бурычыбыз – яшьләргә дөрес юнәлеш бирү, алар өчен “өченче урын” булдыру һәм актив гражданлык эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы җирлек тудыру, – ди ФОРПОСТ үзәге җитәкчесе Илнур Сабиров. – Актив яшьләргә җыелу, аралашу урыны кирәк. Безнең үзәктә шөгыльләнә башлагач, яшьләрнең җаваплы, ачык һәм аралашучан егет-кызларга әйләнүен күреп сөенәбез. Алар биредә бер гаилә булып хәрәкәт итәргә генә түгел, ә дуслары һәм яшьтәшләре өчен үрнәк булырга да өйрәнә.
ФОРПОСТ үзәгенә йөрүчеләр, әлеге хәрәкәттә шөгыльләнүчеләр төрле җәмәгать эшләрендә катнаша: спорт ярышлары үткәрә, патриотик акцияләр оештыра, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар белән очраша. Хәрәкәттә актив катнашучылар төрле чараларда катнаша, истәлекле урыннарның чисталыгын һәм тәртибен тәэмин итүгә, җирлегебездәге тарихи урыннарны саклауга зур өлеш кертәләр.
– ФОРПОСТ һәм “Прогрессив яшьләр” хәрәкәте районыбыз яшьләренең иминлеген тәэмин итүдә һәм аларны тәрбияләүдә әһәмиятле эш алып бара, – ди район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров. – Без аларның эшеннән канәгать. Җирлегебездә яшьләрнең спорт һәм патриотик хәрәкәтләрдә актив катнашуын күрәбез. Монда ФОРПОСТта һәм “Прогрессив яшьләр” хәрәкәтендә шөгыльләнүчеләрнең дә өлеше бар.
ФОРПОСТ үзәге районда узган чараларда гына түгел, ә республика күләмендә үткәрелгән ярышларда да актив катнаша. Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышларда, музыкаль фестивальләрдә, бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңүче булды алар. Еллык эш нәтиҗәләре буенча да ел саен призлы урыннар яулыйлар. Әле шушы көннәрдә генә тагын бер бәйгедә җиңүче булдылар. Республика күләмендә үткәрелүче “ФОРПОСТ җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләренең иң яхшы үзәге” бәйгесендә Мөслим яшьләре өченче урынга лаек булды.
Һәр җиңү артында тынгысыз хезмәт, даими шөгыльләнү ята. ФОРПОСТ үзәгенә йөрүче һәм “Прогрессив яшьләр” хәрәкәтендә шөгыльләнүче яшьләр осталыкларын, бердәмлекләрен, районыбызның патриотлары булуларын тагын бер кат раслаганнар, дияргә тулы нигез бар.
ФОРПОСТ үзәге җитәкчесе Илнур Сабиров билгеләп үткәнчә, Мөслим районының “Форпост” һәм “Прогрессив яшьләр” хәрәкәте – исем генә түгел, ә үз районы һәм бөтен ил өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булган күпчелек яшьләр өчен яшәү кагыйдәсе. Әлеге яшьләр өчен ватанпәрвәрлек актив тормыш алып барудан һәм конкрет эшләрдән башлана.
Фото – Илнур Сабировның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев